erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 10нчы балалар бакчасында балалар удмуртча да, марича да сөйләшә

Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Идел буе халыкларының мәдәнияты, халык сәнгате аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү” темасына республикакүләм семинар үтте.

Семинарда Арча, Балтач, Теләче, Саба, Әтнә районнарыннан килгән тәрбиячеләр, район мәгариф идарәсе  методисты Алинә Иманаева, район мәдәният йорты методисты Лариса Васильева,  Арча педагогия көллияте укытучысы Евгения Плотникова катнашты.

Бу көнне бакчага йөрүче балалар тәрбияче апалары белән бергә кунакларны чын мәгънәсендә матурлык дөньясына алып керде. Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектаклен сәхнәләштерү белән башланып киткән бәйрәм бер сулышта үтеп китте. Спектакльне дә халыклар дуслыгы темасы белән бәйләп эшләгән коллектив. Театрга түгел, ә төрле милләт халыклары җыелган мәҗлескә барырга тели геройлар. Спектакльнең сюжеты да сакланган, халыклар дуслыгы темасы да яктыртылган. Күңелле рухта башланып киткән бәйрәм шундый ук күтәренке рухта дәвам итте.

Төрле милләт халыклары киемнәреннән тәрбияче апалары белән чыгып кунакларны татар, рус, мари, башкорт телендә сәламләгән балалар шулай ук соклану уятты. Әле телләре ачылып кына килүче сабыйларны туган тел белән беррәттән тугандаш халыклар телләренә дә өйрәтү тәрбиячеләрнең үз һөнәрләренең чын остасы булуы турында сөйли. Ә балалар сәламләп кенә калмадылар, әлеге халыкларның дәүләт символлары, гореф-гадәтләре, милли ризыклары, йолалары белән дә таныштырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Курай моңы, әйрән белән сыйлану, башкорт халык уеннары, мари халкының милли ризыгы пәрәмәч пешерү, “Май чабу” бәйрәме, татар халкының ядкәрьләре – шәҗәрә, Кръән китабы белән танышу – барысы да кунаклар күңеленә хуш килде. Хәта татар халкының милли бизәнү әйберләре – хәситә, айчык ясау буенча осталык классында да катнашты алар!

Семинар бакча коллективының балалар белән бергә “Капка төбе кәмите”нә җыелуы белән тәмамланды. Җәмилә апаның капка төбендә төрле халыкларга урын табылды. Капка төбенә килгән һәркем милли ризыкларын, үз халкының уеннарын, җыр-биюен тәкъдим итте. Кунаклар арасында хәтта “Сезнең бакчада чын удмуртлар эшлиме әллә?” – дип кызыксынучылар да булды. Бу инде тәрбиячеләр эшенә, балалар тырышлыгына зур бәя. Мәзәкләр, тапкырлык уеннары белән үрелеп барган күренеш “Дуслык” җыры белән тәмамланды.

Чын мәгънәсендә матур бәйрәм күрсәтте Арчаның 10нчы балалар бакчасы коллективы. Моны килгән кунаклар да билгеләп үтте. Арча педагогика көллияте укытучысы Евгения Плотникова бакча эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Минем 10нчы балалар бакчасы белән хезмәттәшлек итүем инде 10 елга якын бара, – диде ул. – Башта мин кече улымны йөрттем. Ә соңгы 7 елда без бирегә атна саен студентлар белән практикага киләбез. Мин бу коллективка чын мәгънәсендә сокланам. Алар тиешле шөгыльләрдән тыш өстәмә чаралар уздыруга, әти-әниләр белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Биредә җитәкче белән коллективның бер дулкында эшләве күренә. Бакча мөдире, тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе, музыка җитәкчесе – барысы да аңлашып эшлиләр һәм матур нәтиҗә күрсәтәләр. Әлеге семинар – моның ачык мисалы. Бу күрсәтмә чыгышлар гына түгел, ә коллективның көндәлек эше. Тәрбияче эшенә иң зур бәя – ул балаларның әзерлеге. Башлангыч сыйныф укытучылары да 10нчы балалар бакчасыннан әзерлекле балалар килүен билгеләп үтәләр”.

Арчаның 11нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Дилә Абдуллина шулай ук коллективның искиткеч бәйрәм бүләк итүен ассызыклады.

“Хисләремне аңлатып бетерә алмыйм, – дип семинардан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. – 10нчы балалар бакчасында искиткеч коллектив эшли, бөтенесе шундый иҗади, бөтенесе үз эшләренә бирелгән кешеләр. Коллективта шундый кешеләр булганда гына матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу, беренче чиратта, бакча мөдире Фәния Гыйззәтуллинаның тырышлыгы. Ул кешенең уңай якларын күреп, аларның уңышына соклана белә. Беркайчан да мин үзем генә эшлим дими, ә коллектив белән эшлибез, ди. Аның иң уңай сыйфаты да – кешегә канат куя белү һәм күңелен үстерә белү. Шушы матур бәйрәм өчен рәхмәт аларга”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев