Арчаның 7нче мәктәбе чисталык сагында
"Күңел чиста булса, әйләнә-тирә дә чиста булыр"
Табигатьне чиста тоту максатыннан районда санитар-экологик ике айлык турында карар кабул ителде. "Ике айлык кысаларында Арча 7 нче номерлы урта мәктәбенә беркетелгән Айван, Төбәк-Чокырча, Арча станциясе территорияләрен, юл кырыйлары чистартылды. Бүген Айван авылында урнашкан төрле зурлыктагы ике сулык, яр буйлары тәртипкә китерелде. Бу эштә 7 нче мәктәп укучылары актив катнашты. Районда санитар-экологик ике айлык әле дәвам итә. Үзебез яшәгән территорияне ямьләндерү, тәртиптә тоту – безнең бурычыбыз! "Күңелең чиста булса, әйләнә тирәбез дә чиста булыр!" - дип хәбәр иттеләр безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев