erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары ике ай үзчикләүдә яши

Бүген Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында эшләүче 14 хезмәткәр өченче үзизоляцияләү режимыннан чыгып өйләренә кайтып китте, аларны калган хезмәттәшләре алмаштырды.

 

Республиканың төрле тәрбия йортларында эшләүче хезмәткәрләргә пандемия чоры сынау чоры да булды — коронавирус йоктырудан саклану өстенә, алар айлар буе ябылуда ятып эшләргә мәҗбүр.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Гөлназ Ибәтуллина директор булып эшкә килгәч тә үзизоляция режимында эшләүгә калган. Бүген 1 ай да бер атнадан соң өенә кайтып китте ул. Директорның бүлмәсендә караватлар тезелгән, түрдә кәгазьләр тулы эш өстәле. “Монда айлап яшәп хезмәткәрләр белән бер гаилә кешеләре кебек туганлашып беттек”, — дип елмая ул.

Үзизоляциядән чыгучылар арасында Гөлназ Исмәгыйлеваны ире Айнур каршы алырга килгән иде, алар сагынудан бер-берсен кочагына алды. Калган хезмәткәрләр кайсы үз машинасында, кайсы хезмәттәше машинасында юлаучы буларак кайтып китте. Түбән Мәтәскәдән 11 ел эшләүче Мәдинә Мәрданова икенче үзизоляция режимыннан чыкты. Беренчесендә бер ай торган булган, бу юлы — ике атна. “Режим көн дә бертөрлерәк, — дип сөйләде ул. — Иртән 5 тән торып өлкәннәрне юындырып, ашатабыз. Көнгә дүрт тапкыр ашату оештырылган. Иртәнге аштан соң ишегалдына һава суларга алып чыгабыз, бүлмәләрен җилләтәбез. Анда эштән бераз бушагач, урамда бакча эшләрендә хезмәттәшләргә булыштык. Коллективыбыз кечкенә, тату, дус эшлибез. Бердәм булгач, бөтен авырлыкны җиңеп була. Директорыбыз яңа гына килсә дә, коллективка үз кеше булып кереп китте. Хезмәткәрләргә дә, өлкәннәргә дә игътибарлы, эшләгәнне бәяли белә. Беренче тапкыр ай буе яшәгәндә авыррак булган иде, икенче тапкырга инде аңлап, әзерләнеп килдек. Әле өченче тапкыр да булачак диләр. Өйдәгеләр аңлый, аларга да рәзмәт. Өйдә кызым һәм ирем көтеп тора. “Синнән башка читен”, — ди ирем”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге йортта 57 өлкән һәм инвалид яши. Аларны 13 хезмәткәр бага. Бу ике атнада дүрт кенә караучы эшләгән. “Авыр инде, җиңел түгел, кер юуда да үзебез эшләдек”, — ди Мәдинә апа. Төнлә дә тыныч кына йоклый алмаган хезмәткәрләр, төнлә йөрүчеләр, кычкыручылар, урыннан торам дип егылучылар бар икән өлкәннәр арасында. Гел уяу булырга кирәк. Аларга төнлә эшләве ят түгел үзе, пандемия башланганчы бер тәүлек эшләп,  өч тәүлек ял иткәннәр.

Бүген чыгучы бәхетлеләр арасында саниткаркалар Мәдинә апа белән Гөлназдан тыш, директор Гөлназ Ибәтуллина, санитарка Мөршидә Фәсхетдинова, каравылчылар Азат Шиһабиев, Илнур Гыйләҗиев, пешекче Гөлнара Шәфигуллина, кухня хезмәткәре Зилә Муллагалиева, няня Гөлүсә Мөхәммәдиева да бар иде. 4 кеше: Нәзирә Хәмидуллина, Тюльпан Шакирова, Венера Хәйретдинова, Фәридә Минһаҗева тагын ике атнага кала. Иң кыены өлкән шәфкать туташы Нәзирә Хәмидуллина белән шәфкать туташы Тюльпан Шакирова өчендер, мөгаен. Алар 24 апрельдән бирле бер чыкмыйча үзизоляция режимында эшли. Алмашка кеше юк. Өлкәннәр һәм инвалидлар арасында 8 шикәр диабеты белән авыручы, 10 арбада йөрүче, 20 ләп урында ятучы авыру бар икән. Аларны көн дә карап чыгарга гына да никадәр көч кирәк! Нәзирә ханымның ире Рөстәм Хәмидуллин җитәкче кеше, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы булып эшли, хатынының эше җаваплы икәнлеген яхшы аңлый. “Балалар да зур инде”, —ди Нәзирә апа. Ә Тюльпанның балалары кечкенә икән. Шулай да ире балаларын ышанып алып калган.

“Хезмәткәрләр һәммәсе намус белән, бар көчен куеп тырыша. Санитарлар өлкәннәрне ашата-эчертә, мунчага кертеп юындыралар. Авыр гәүдәлеләрне күтәрүләре бик кыен. Өлкәннәр һәрвакыт күзәтү астында. Алар өчен район үзәк хастаханәсеннән бушлай дарулар бирәләр. Социаль яклау бүлегеннән шәфкать туташлары да ярдәм итә, рәхмәт үзләренә”, — ди Нәзирә Хәмидуллина.

Бүген чыгучылар гаиләләре белән рәхәтләнеп бергәләп чәй эчкәндер. Өйдә мең төрле эш-мәшәкать көтсә дә, күңелләре тынычлангандыр. Сынаулар яшәүнең, тормышның кадерен аңларга ярдәм итә.

Ә бүген эшкә кергәннәр аларны кул болгап озатып калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X