Арган хәлдә руль артына утырма
Юлда игътибарлы булыгыз
Арча районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра һәм транспорт чарасы белән арган хәлдә идарә итүнең куркыныч тудыруын искәртә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, юлда игътибарның кимүе, реакциянең акрынлануы һәм йокы килү сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы берничә тапкыр арта.
Ару-талу халәтендә руль артына утыру алкоголь яки наркотик матдәләр куллануга тиң дәрәҗәдә куркыныч санала. Шуңа күрә автоинспекторлар йөртүчеләргә ерак юлга чыгар алдыннан яхшылап ял итәргә, юлда вакытында туктап ял итү мөмкинлеген кулланырга киңәш итә.
Фото: ясалма интелект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев