erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Арск-информ” коллективы өмәгә чыкты

Арча районында язгы чорга әзерлек кысаларында территорияләрне тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Әлеге эшчәнлектә төрле оешма-предприятиеләр белән беррәттән редакция хезмәткәрләре дә актив катнаша.

1 апрельдә республикада, шул исәптән безнең районда да, чисталык икеайлыгы башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге икеайлык кысаларында районда санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Хезмәт коллективлары, өмәләр оештырып, үзләренә беркетелгән территорияләрдә эреп җетәмгән карны тарата, чүпләрне җыя.
Редакция хезмәткәрләре дә әлеге уртак эштән читтә калмыйча, үз территорияләрен тәртипкә китерде.
Эш барышында эреп бетмәгән кар таратылды, юлдагы чүпләр җыелды.
Үзебез эшләгән һәм яшәгән мохитне тәртиптә тоту – һәркемнең бурычы. Мондый чаралар коллективны да берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев