Артык авырлыкны киметергә
Файдалы сөйләшү.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының социаль челтәрләр битендә баш кардиолог Зөлфия Ким белән әңгәмәне турыдан-туры эфирдан тыңладык. Бу турыда алдан район үзәк хастаханәсенең рәсми сайтыннан укып белдек.
Сөйләшүнең нәрсә турында барачагын алдан язган иделәр. Татарстанлылар бигрәк тә нинди йөрәк-кан юллары авырулары белән авырыйлар? Йөрәкне сәламәт саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәклекне организмда нинди билгеләр кисәтә?
40 яшь тә тулмаган ир-егетләрдә йөрәк-кан юллары авырулары булуы бүген яңалык түгел. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким да асссызыклап үтте. Сәбәпләре: гиподинамия (аз хәрәкәтлелек), артык авырлык, тәмәке тарту, кирәгеннән артык физик күнегүләр белән шөгыльләнү дә кызганыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу сәбәпләрнең бер-ике ел эчендә генә түгел, уннарча еллар дәверендә җыелып килеп, йөрәк-кан юллары чирләренә китерүе ихтимал. “Әмма! – диде кардиолог. – Табиб куйган диагнозны ишетеп, өметсезлеккә, күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми. Йөрәк-кан юллары чирләрен бүгенге көндә көйләп, дәвалап була. Шуңа күрә чир катлауланып, кызганыч нәтиҗәләргә китергәнче, вакытында диагнозны ачыклап дәваланырга кирәк”.
Бигрәк тә кардиологка бүген артык авырлыктагы, майлы, баллы ризыкларны күп кулланучылар, тәмәке тартучылар, аз хәрәкәт итүчеләр мөрәҗәгать итәләр. Югары кан басымы, инсульт, инфаркт... Элек даими рәвештә ерак юлларда йөрүче шоферлар кардиологка килә торган булганнар. Ә хәзер барлык машина йөртүчеләр дә, көннәр буе утырып эшләүчеләр табиб ишеген шакый. Хатын-кызлар күбрәк менопауза башлангач, 2нче дәрәҗәдәге шикәр чире белән авыручылар, көннәр буе утырып эшләүчеләр кардиологка күренәләр.
Йөрәк-кан юллары белән авыручыларга, дарулар кабул итүдән тыш, тормыш рәвешен дә үзгәртергә кирәк. Йөрергә, йөзәргә, велосипедта йөрергә, чаңгыда шуарга, йога, аэробика белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Әмма организмга артык көч китерергә ярамый. Бигрәк тә яшьләр, мускулны ныгытам, үстерәм дип, ярышлар алдыннан авырлыкны киметү максатыннан сәгатьләр буе тренажерларда шөгыльләнә, мондый шөгыльләнүләрнең ахыры аяныч төгәлләнергә мөмкин. Спорт белән шөгыльләнер алдыннан кардиолог белән киңәшергә кирәк.
Иң мөһиме авыруны булдырмау! Дөрес тормыш рәвеше алып барырга, елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтәргә, үзеңнең участок терапевтыңа күренергә киңәш ителә. Терапевтлар йөрәк-кан авырулары буенча даими рәвештә онлайн-укулар тыңлыйлар, кардиологлар урыннарга барып та, шул исәптән безнең районга да кайтып, лекцияләр укыйлар.
Әгәр дә кешенең тыны бетә, күкрәге кыса башласа – болар табибка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәпләр булып тора. Диагноз ачыкланып, табиб билгеләгән даруларны кулланып кына, әгәр дә сәламәт тормыш рәвеше алып бармыйсың икән, дәва тулысынча тормышка ашмаячак.
“Нәрсә соң ул сәламәт тормыш рәвеше? – дигән сорауны куйды баш кардиолог. – Бу турыда барыбыз да белә кебек. Бу тәмәке тартуны ташлау, алкоголь эчемлекләрне артык куллануны туктату, тиешенчә физик активлык – көнгә 40 минут йөрү, дөрес туклану – көнгә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш, тозны киметү. Һәр артык авырлык килограммына кан басымы төрекөмеш баганасы буенча 1 мм.га күтәрелә. Артык авырлыкны киметкән очракта кан басымы дару препаратларыннан башка да нормага төшәргә мөмкин. Артык авырлык ул кан басымы гына түгел, югары холестерин һәм 2нче дәрәҗәдәге шикәр диабеты да. Кан басымын, холестеринны, шикәрне дарулар ярдәмендә төшереп була, әмма аның сәбәбен – артык авырлыкны киметергә кирәк”.
– Табиб язган даруларны даими кулланырга. Әгәр дә минем хәлем яхшырды дип, даруларны эчүне туктатсаң, организмда һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, – дип кисәтә кардиолог. – Хәтта үлеп китүең бар.
Баш кардиолог фәнни нигездә расланган мисалларны да әйтеп үтте. Гаиләдә хатын-кызлар, гадәттә, ирләре турында кайгырталар. Медицина учреждениеләренә дә хатын-кызлар күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Баласыз хатын-кызлар һәм 60тан соң хатынсыз, ялгыз ирләр, күбрәк йөрәк-кан юллары белән авырыйлар. “Социаль мохит та, күрәсең, йөрәк таза булу өчен мөһим”, – диде баш белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев