Арыш чәчсәң, көлгә чәч...
Урак өчен көннәр искиткеч тора, ашлыкны киптерәсе дә юк.
“Кичә арпа 11 процент дымлылык белән кайтты”, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Ә орлык өчен – 14, фураж өчен 12 процент булу җитә. Дөрес, “Курса МТСы”ның иген басулары чиста, чүпле басуларда дымлылык югарырак булачак.
– Комбайнчылар эшлибез дип ашкынып тора, – ди “Ватан” ширкәте баш агрономы Габдрәис Рамазанов. – Иртән чык кипсен дип туктатып торабыз.
18 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18285 гектары (32,5 процент) суктырылды. “Казанка” ширкәтендә 70 проценттан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә – 65 процент.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 37 центнер. “Ватан” ширкәтендә – 44, “Ак барс” агрокомплексы”нда, “Курса МТСы”нда – 42, “Кырлай”да – 41,6, “Кызыл Яр”да – 41, “Северный”да 40 центнер чыга.
Комбайнчылар арасындагы ярышта “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин белән Марсель Камалов алда. Алар 12 меңәр центнердан артык ашлык суктырдылар. “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдинов, Нияз Йосыфҗанов, “Кырлай”дан Нияз Гыйльфанов, Рафис Җәләлиев, Ринат Нәфыйков 10 мең центнердан артык суктырып алдылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин терлек азыгы әзерләүдә, игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырдылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Раил Фәйзрахманов, Рамил Нуриев, “Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков, Самат Шакиров, “Курса МТСы”ннан Радик Хәбибуллин, “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин, “Заря” ширкәтеннән Хәйдәр Хәсәнов, “Ташкичү” ширкәтеннән Нәфис Хуҗиев, “Тукай” ширкәтеннән Рәдис Вәлиев, “Аю” ширкәтеннән Фәнис Мәннапов, “Кызыл Яр”дан Сәлимҗан Баяров, “Ашыт” ширкәтеннән Динар Рәхмәтуллин бар.
“Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов “Яңарыш” ширкәте комбайнчысы Фәрид Мөхәммәтҗановка, “Курса МТСы”ннан Марсель Минһаҗевка, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабировка, “Северный” ширкәтеннән Равил Габдрахмановка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Узган елгы кебек быел да көзге чәчү өчен шартлар бик уңай түгел – бер айдан артык инде яңгыр күргән юк. Басуларда тузан болыты, ярый әле хәзерге техника кешеләр турында уйлап эшләнгән. Механизаторларның тузан эченнән күзләре һәм тешләре генә елтырап торган еллар бар иде.
Кыскасы, бүген күпләрне тагын көзге чәчүне чәчәргәме, чәчмәскәме дигән сорау борчый. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 8 августта арыш чәчә башлаганнар иде инде: “15 августтан чәчәргә дигән сүз шартлы рәвештә генә бит ул, – дигән иде хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов. – Без чәчеп бетергәнче нормаль генә була”.
– Туфракта дым юк инде югын, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев. – Чәчмичә дә калып булмый бит, сентябрьдә яңгырлар явар, дип өметләнәбез.
Бу хуҗалык 400 гектарда чәчте инде. “Кырлай”, “Яңарыш”, “Тукай”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә дә чәчәләр. “20 августтан чәчәргә керешәбез”, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. “Без дә шул тирәләрдә чәчә башлыйбыз, – ди арыштан ел саен иң югары уңыш ала торган “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев