erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ашытбашта шашка уйнадылар

23 октябрьдә Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар арасында рус шашкасы буенча зона турниры үткәрелде. Анда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнары вәкилләре катнашты. Барысы 12 команда, 44 укучы килгән иде.

Беренче урынны Яңа Кишет мәктәбе укучылары яулады. Ашытбаш мәктәбе – икенче, Балтач гимназиясе – өченче, Яңа Кырлай мәктәбе дүртенче урында.

Малайлар арасында Яңа Кишет мәктәбеннән Ислам Ситдыйков, Пөшәңгәрдән Руслан Котдусов, Ашытбаштан Дилүс Габбасов, Рүзәл Фәйзрахманов, кызлар арасында Ашытбаштан Ралинә Шәвәлиева, Илзирә Әсәтова, Яңа Кырлайдан Алсу Шакирова иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга ике тапкыр ашау оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев