Ашытбаш мәктәбендә район семинары узды
19 нчы февраль көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “ Татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле балалалар белән эш системасы” темасына район семинары узды.
Килгән кунакларны мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна мәктәп тарихы, аның эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның уңышлары белән таныштырды. Укытучылар игътибарына кул эшләренә, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга, спорт өлкәсенә багышланган, укучыларның уңышларын яктырткан күргәзмәләр тәкъдим ителде. 11 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы И. Юзеевның “ Гашыйклар тавы” әсәре буенча “Бәхиллек сорарга беркайчан соң түгел” темасына дәрес уздырды. Укытучы дәрестә төрле алымнар кулланып, әсәрне тормыш белән бәйләп, укучыларга әхлак тәрбиясе бирде, яшь буынны гореф-гадәтләребезне, телебезне, табигатьне саклап яшәргә чакырды.
Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызының “ 5П+1П” темасына үткәргән осталык дәресе һәркемнең күңеленә кереп калды. Проект яклауга багышланган осталык дәресеннән укытучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар. Башлангыч сыйныфлар оештырган түгәрәк уенда (укытучылары Хәбибуллина Р.Р., Гарифуллина Ф.Р., Ибраһимова Л.Ф.) укучылар фольклор уеннары аша җырга, биюгә осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган көненә багышланган бик бай эчтәлекле ”Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы” дип исемләнгән патриотик сыйныфтан тыш чараны һәркем зур дулкынлану белән карады.
Түгәрәк өстәлдә дәресләргә анализ ясалды, мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдулат-җан кызы алда торган максатлар, бурычлар белән таныштырды һәм семинарның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Укытучылар үзара тәҗрибә уртаклашып, үзләре өчен бай мәгълүмат туплап кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев