erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ашытбаш мәктәбенең «Патриот» клубы ниләр эшли?

Киләчәктә дә әлеге клубларның эшчәнлеген киңәйтү һәм үстерү җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булып кала.

Соңгы елларда яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе аеруча мөһим урын алып тора. 

Бу юнәлештә районнарда эшләп килүче патриотик клубларның роле бәяләп бетергесез. Алар үсеп килүче буынга Ватанга мәхәббәт, тарихка хөрмәт, гражданлык җаваплылыгы кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур өлеш кертә.

Райондагы патриотик клублар төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Иң беренче чиратта, алар укучыларны һәм яшьләрне илебез тарихы белән тирәнтен таныштыра. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, батырлык дәресләре, тарихи урыннарга экскурсияләр — болар барысы да яшьләрдә тарихи хәтерне саклауны ныгыта.

Моннан тыш, клублар хәрби-спорт чаралары оештыра. Яшьләр өчен строй әзерлеге, ату күнекмәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләр үткәрелә. Бу чаралар егет-кызларны физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да чыныктыра, аларны җаваплы һәм дисциплиналы булырга өйрәтә.

- Ашытбаш урта мәктәбендә эшләп килүче "Патриот" клубы үз эшен план нигезендә алып бара, - диде клуб җитәкчесе, тарих укытучысы Рәдис Хисамиев. - Быелгы уку елында да, алдагы елларда да күп патриотик чараларда катнаштык. Үзебезнең авылдан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әниләре белән элемтәдә торабыз. Кызганыч, авылдашларыбыз Илшат Галимҗанов, Рөстәм Хәйруллин яу кырында һәлак булды. Быел кыш кар күп булу сәбәпле, аларның әниләренә ярдәм йөзеннән, капка төпләрен көрәп тордык. Илшатның әнисе улының хәрби киемнәрен мәктәпкп тапшырды. Аерым почмак ясап, аларны шунда куйдык. Акчишмә авылыннан безнең мәктәптә укыган Динар Корбанов мобилизацияләнеп махсус хәрби операция зонасына киткән иде. Аның белән дә хәбәрдәбез, кыска вакытлы ялга кайтканда очрашулар оештырабыз. Патриотик тәрбиянең тагын бер төре - хәрбиләштерелгән уеннар. Быел икенче тапкыр"Аҗаган" уеннарында катнаштык. Дөрес, район этабына узмадык. Әмма, иң мөһиме, балалар кызыксына. 23 февральдә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үтә, укучылар бик теләп катнаша. 15 февраль хәрбиләрне Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан үзебезнең авылдан әфган сугышы ветераннарын очрашуларга чакырабыз. Хәрби Дан көннәрендә дәрес алды сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәреп, бу көннәрнең әһәмияте турында сөйләшү алып барабыз. 9 май көнендә митинг һәм хәрби йөреш буенча сыйныфлар арасында бәйге оештырыла. Соңыңнан җиңүчеләр билгеләнә.

Шулай ук мондый чаралар яшьләр арасында дуслыкны ныгыта, командалы эш күнекмәләрен үстерә һәм актив тормыш позициясе формалаштыра.

Патриотик клубларның тагын бер мөһим юнәлеше — волонтерлык эшчәнлеге. Яшьләр ветераннарга, өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтә, мемориаль һәйкәлләрне тәртиптә тота, төрле социаль акцияләрдә катнаша. Бу эшләр аша аларда шәфкатьлелек, ихтирам кебек сыйфатлар барлыкка килә.

Йомгаклап әйткәндә, райондагы патриотик клублар яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә илебезгә тугры, җаваплы, актив гражданнар үсеп чыга. Киләчәктә дә әлеге клубларның эшчәнлеген киңәйтү һәм үстерү җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булып кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре