erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр

9 августта Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак «Ат көне» ат спорты фестивалендә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак.

Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, көрәш ярышлары ике катергориядә узачак, приз фонды – 668 мең сум.

«Көрәш ике категориядә – 2007 елгылар һәм аннан яшьрәкләр, 2007 елгыдан олыраклар арасында оештырылачак. Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 10 мең, икенче урынга – 6 мең, өченче һәм дүртенче урыннарга – дүртәр мең сум акча булачак. Баш батырга – тәкә. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак. Олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк», – дип искәртте ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев