erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Әти-әнием белән горурланам

Сугыш турында әтинең сөйләгәннәре күп.

Минем әтием Александр Иманкулов 1914 елда туган. Балалар йортында үскән. Үсеп җиткәч, үзе теләп сугышка китә. Алма-Ата шәһәренә алты айлык хәрби курсларда укый. Кече лейтенант исеме ала. Шуннан аны Панфилов полкы составында Волоколамское шоссега Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Бәрелешләрнең берсендә теш казнасы каты яралана. Госпитальдә операция ясыйлар.  Әти хәтта атылып үләргә тели. Хирург әтигә: “Синең өчен миңа оят лейтенант, – ди. – Син әле фашистларны ояларына кадәр куачаксың, ышан миңа, синең бер дигән чибәр хатының, 5-6 балаң булачак”. Әти сәламәтләнә һәм Украина фронтына разведкага җибәрелә. Киев һәм Минскины немецлардан азат итүдә катнаша. Яу кырында калган иптәшләре өчен аяусыз көрәшә.

Бервакыт алар Белоруссиядә бер авылга киләләр һәм мондагы мәхшәрне күреп тетрәнәләр. Йорт урынннарында мич торбалары гына утырып калган була. Кинәт алар хатын-кыз тавышы һәм бала елаганын ишетеп алалар. Яннарына киләләр, хатыннан сораштыралар. Немецлар авыл халкын әсирлеккә алып, урманга алып кереп киткәннәр. Алар әлеге хатынга ит тушенкасы, кипкән ипи биреп, немецлар артыннан урманга юнәләләр.

Сугыш турында әтинең сөйләгәннәре күп. Алар бервакыт җәяүлеләр, техника, атлар белән Воронеж өлкәсе Бобровский юнәлеше буенча күпер өстеннән баралар. Ә аста сазлык. Аллам сакласын, берәрсе туктап калса, аска сазлыкка очачак. Жуков әмере каты – туктамаска!

Аннан әти безгә хәрби җитәкче маршал Малиновский турында да сөйләде. Аны солдатлар үзара яратып “Малина” дип йөртәләр.

Әти белән әни безгә Сталин турында начар сүз әйтмәскә кушалар иде. Безнең девиз “Ил өчен, Сталин өчен!” иде.

Әгәр дә без сугыш турында фильм карасак, бу без күргәннең 10 проценты гына дияр иде әти. Әтиебез беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һ.б. белән бүләкләнгән. Ул үлеп бер ел үткәч әнигә батырлык  һәм сугышчан бурычын үтәгән өчен тагын бер медален бирделәр.

Минем кайнатам Исмаил Галиев Ульяновск өлкәсеннән. 1913 елда туган. Шулай ук сугышта катнашкан, батырлыклар эшләгән кеше. Дошманнардан Севастопольне, Польшада Варшаваны һ.б. азат итүдә катнашкан сугышчы. Немецлар Варшаваны шартлатырга әзерләнәләр, әмма безнең әткәйләр кебек батыр сугышчылар уяулыгы, тырышлыгы аркасында планнары барып чыкмый. Әткәй шулай ук батырлыгы өчен күп бүләкләр алган. Ул сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмамлый.

Мин үземнең әти-әнием белән бик горурланам. Минем әнием Рәшидә Гарифуллина 1925 елны Әтнә районы Иске Өҗем авылында туган. Шулай ук сугышта катнашкан. Алар Казахстанда фронтка баручы кыйммәтле йөкләрне саклыйлар.

Әти белән әни 1946 елны өйләнешәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Без өч кыз, ике малай. Барыбыз да югары белемле. Әниебез чәчәкләрне бик яратты, ул аларны күпләп үстерде. Бу матур гадәт безгә дә күчте. И-и, безнең балачакта агач конкилар, бассейн, атынгычлар бар иде. Икебез музыка мәктәбендә укыды. Мин яхшы укыганым һәм мәктәп тормышында актив булганым өчен Артек лагерена бардым. Әни ягынннан бабамнар Әтнә районы Иске Өҗемнән булган. Әти мәрхүм булгач, әнинең бик тә үзенең туган ягына кайтасы килгән иде... 2012 елда вафат булды.

Без 2009 елда Үзбәкстаннан башта Лаеш районына туганыбыз Хәсән Усмановка кайттык. Аннан яшәргә Арча районы Кыснага күчтек. Бу авылда искиткеч әйбәт кешеләр яши. Беренче елны бәрәңге утыртырга булышырга, көрәкләрен тотып, бөтен урам килде. Без бит шәһәр кешеләре, чәчәктән башка нәрсә утырткан, үстергән кеше түгел.  Эшкә безне мәрхүм күршебез Мәкъсуд абый өйрәтте. Ул безне ничек итеп бәрәңге утыртырга, үстерергә өйрәтте. Бер күршебез Ришат кара карлыган куаклары бирде. Шулай итеп, без авыл тормышына кереп киттек. Ул вакытта оныгыбыз Дианага яшь ярым иде. Хәзер ул кулинария көллиятендә укый. Кысна авылында халык дус, тату яши. Авылда, мәчет, клуб, күл бар. Бакчабыздан астарак Ашыт елгасы ага. Анда язын үрдәкләр, челәннәр килә.

 Рәхмәт, безгә Арча урман хуҗалыгы утыртырга  агачлар бирде. Дүрт чыршыны өй янына утырттык. Калганнарын Ашыт елгасына кадәрле урынга утырттык, хәзер анда наратлар, юкәләр үсә.

Флера Галиева.

Кысна авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре