Әти тәрбиясе
Яңа Кенәрдән Фәрит Вафин яза.
Мин үзем әти тәрбиясе, мәктәп тәрбиясе дигән әйберләрне аерып карый алмыйм, чөнки беренче сыйныфка үз әниемә укырга кердем. ә дүртенчедән сигезенчегә кадәр әти минем класс җитәкчесе булды. Мәктәптә укытучы баласы булуның өстенлекләрен күрмәдем. Без укыганда дүшәмбе саен линейка була иде. Ак яка тагылганмы, галстук үтүкләнгәнме, чәч җитмәгәнме — шуларны тикшерәләр. Бер линейкада мин дә чәч белән эләктем һәм завуч апа укытучы малае дип тормады, кайчы белән минем башка да “юл” салды.
Балачак хатирәләреннән мин әти белән әнинең кичләр буе өем-өем дәфтәр тикшереп, план төзеп утыруларын хәтерлим. Ул заманда укытучының дәрескә план төземичә керүе җинаять санала иде. Өйдә миңа тегеләй бул, болай бул дип аерым тәрбия чарасы кулланмадылар. Бөтен тәрбия мәктәптә булды. Шуңа күрә мин бала гаиләдә яки мәктәптә тәрбияләнергә тиеш дигән сүзләргә бик аптырыйм. Тәрбиянең аерып куелган урыны була алмый.
Бервакыт шулай малайлар кәгазь шартлаткыч ясап, залда шартлатып йөрделәр. Гөнаһ шомлыгына, безнең класстагылар завучка эләккәннәр. Дәресләр беткәч, әти бер кочак иске дәфтәрләр күтәреп класска килеп керде. Без, өйгә чабарга җыйналган малайлар, сөмсерләребез коелып, парталарга кире утырдык. Сүгү дә юк, орышу да юк, әти теге иске кәгазьләргә күрсәтеп: “Кем 100 шартлаткыч ясый, шул өенә китә”, — диде елмаеп, һәм үзе дәфтәр тикшерергә тотынды. Берәү дә кымшанмый, утырабыз шыпырт кына. Бераздан әти күтәрелеп карады да: “Нишләп ясамыйсыз?” — диде. “Ясый белмибез”, — дип мыгырданыштык. “Беләсез, тәнәфестә бөтен мәктәпне күтәрерлек итеп шартлатып йөргәнсез бит. Кайсыгыз белә, белмәгәннәргә шул өйрәтсен”, — диде. Шуннан берәм-берәм ясарга керештек шартлаткычларны. Йөзне үк ясагандырбызмы — хәтерләмим, ләкин берәү дә бүтән андый шартлаткыч белән тавыш чыгарып йөрмәде. Шундый тәрбия чарасыннан соң, мин өйдә дә кирәкмәгән нәрсәләр белән шөгыльләнергә ярамаганлыгын әйбәт аңлап калдым.
Без укыганда мәктәпкә иртә киленә иде. Һәр көнне бөтен мәктәп сигезенче яртыда парта артында була. Бу — тимер тәртип, соңга калсаң кызарырга туры килә. Класс җитәкчесе булган әти көн саен безнең белән нәрсә дә булса эшли: йә көндәлекләрне тикшереп кул куя, йә тырнаклар-чәчләр киселгәнме, галстук бөгәрләнмәгәнме — шуларны карап чыга. Бер көнне тәрбия әңгәмәсе, икенче көнне сәяси вакыйгаларны аңлату, өченче көнне күпме кәгазь-чүпрәк, көл тапшыруың тикшерелә, аннан линейка. Бу режим мине кечкенәдән тәртипкә, төгәллеккә өйрәткән. Мин гомрем буе мәктәпкә иртә килергә тырыштым. Иң яратмаган нәрсәм — барасы җиргә соңга калып йөрү.
Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар: әти-әниләре укытучы булганнарның мәктәптә эшләүләре күпкә яхшырак бара, чөнки алар кечкенәдән укытучы хезмәтенең икенче ягын — өйдәге ягын да күреп үсә. Әтиләр буынында белем бирү омтылышы, хезмәткә мөнәсәбәт, тәртип бөтенләй икенче иде. Мәсәлән, минем әтинең мәктәп тирәсендә тәмәке тартканын күргәнем булмады, әтиләрнең әшәке, ямьсез сүзләр әйтеп сөйләшкәннәрен дә хәтерләмим. Хәзерге адым саен сүгенгән, аты-юлы белән мәктәп залында оятсыз сүзләр кычкырган һәм ишегалдында тартып йөргән балаларга ничек түзәрләр иде икән алар дип уйлыйм.
Хәзер әти тәрбиясе дә, мәктәп тәрбиясе дә күрмәгән буын үсеп җитте. Класстагы балаларның яртысының әтиләре юк: берләренеке эчеп үлгән, икенчеләре асылынган, өченчеләре аерылган, дүртенчеләре өйдән чыгып качкан. Булганнарыныкы да өйгә кайтып керә алмый: йә атналар-айлар буе шабашкада, йә туктаусыз эчә, исерек. Балалар бакчасында — апалар, өйдә — әнисе һәм мәктәптә тагын хатын-кызлар кулына килеп эләгү малайларны тәмам ярсыта. Ир-ат укытучылар булмау мәктәптәге төп проблемаларның берсенә әйләнде. Экспертлар фикеренчә, мәктәптә хатын-кызлар гына укыту малайларның психикасына тискәре йогынты ясый икән. Мәктәпләргә ир-ат укытучылар килмичә, киләчәктә чын ирләр тәрбияләү турында хыялланырга да кирәкми, ди психологлар. Малайларга гына түгел, кызларга да уңай йогынты ясый ир-егетләр. Мин үзем якын киләчәктә мәктәпләрдә ирләр артуына ышанмыйм. Хәлләр болай барса, тиздән авылларда да физкультура, хезмәт дәресләрен хатын-кызлар укыта башламагае дип шикләнәм. Мәктәптәге тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эш, чамадан тыш контроль, укыту белән бәйләнмәгән эшләр башкарту ир кешенең ачуын чыгара, гайрәтен чигерә. Бүгенге кәгазь боткасына хатын-кызлар да көчкә түзә. Шуңа күрә укыту-тәрбия эше тулысы белән дип әйтерлек хатын-кызлар җилкәсенә өелгән дә инде. Авыл мәктәпләренең дә бик күбесендә дилбегә (директорлык) гүзәл затларыбыз кулында.
Ир-атларыбыз акча артыннан куа. Бернишләр хәл юк, җәмгыять артыннан ияреп китте шул укытучыларыбыз. Тамак дигән нәрсә укытучыда да бар һәм аны “намус, мактаулы, изге” дигән сүзләр белән һич кенә дә туйдыра алмыйсың.
Әтиләр заманында (50-70нче еллар) авыл мөгаллиме дәрәҗәле һөнәр булган, җәмгыять аларга хөрмәтен белдереп, саклап-яклап яшәгән. Авыл кешеләренең укытучыларга олылап, хәтта бераз шүрләбрәк тә караганын хәтерлим әле. Хәзер исә мөгаллимгә түбәнсетеп, хәерчегә караган шикелле кимсетеп карау гадәте кереп бара.
Соңгы елларда белемле шәхес тәрбияләү эше, көн саен тир түгеп хезмәт итүдән бигрәк, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү уенына әйләнеп калды. Мәгарифтәге кебек уен-ярышлар бүтән беркайда юк. Укытучы — артист, ә мәктәп сәхнә түгел ул. һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш. Класстагы бер укучы олимпиадаларда җиңеп, калганнары надан булса, бу укытучыны мактау, алдынгы дип хөрмәт итү дөрес буламы соң?
Сүземне әтидән башлаган идем. Әти пенсия рәхәтен күреп озак яши алмады — 64 яшендә вафат булды. әни 77 яшькә җитеп дөньядан китеп барды. Икесенең дә урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәттә насыйп кылсын. Инде үземнең улымның улы бар, КФУның дүртенче курсында укый. Ә мин һәрвакыт әтине искә төшерәм. Мондый очракта ул нишләр иде, нәрсә әйтер иде икән дип уйлыйм. Мәктәп хәлләрен, тәрбия алымнарын чагыштырып, анализлап карыйм да, әтисез үскән, ир укытучылар тәрбиясеннән мәхрүм балаларны чын күңелемнән кызганам. Чөнки эш сөю, үз өстенә бурыч алу, кыюлык, авырлыкларга түзә һәм аларны җиңә белү, иң яхшы мәгънәсендә ир-атлык сыйфатлары ир балага барыннан да элек әтиләрдән күчә. Малайларга беренче чиратта ата тәрбиясе кирәк. Моны ир баланың табигате үк таләп итә. Ватанны саклау, армия хезмәтенә әзерләнү кебек егетлек сыйфатларын хатын-кызлар тәрбияли алмый.
Мәктәптә уйнаган “Аҗаган” уеннары әле дә күз алдымда. Әти мәрхүм чаңгысын киеп, елга-басуларны буйлап, бер көн алдан уен буласы җирләрнең планын сызып, пакетлар яшереп чыгар иде. Икенче көнне тирләп-пешеп безнең белән “Аҗаган” уенын үткәрер иде. Менә шундый укытучылар бала күңелендә тирәнрәк уелып кала.
Ир укытучылар тәрбиясе малайларга гына түгел, кызларга да үрнәк булып тора. Ир укытучы мәктәптәге әтисез балаларга да әти тәрбиясе бирә. Көчемнән килсә, мин ир-ат укытучыларны (һәм, гомумән, бөтен укытучы халкын), лаеклы хезмәт хакы түләп, мәктәпләрдә эшләтер идем. Тик ни кызганыч, тормышта күп очракта теләк белән хыял чынбарлыкка туры килми шул.
Фәрит Вафин
Ветеран укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев