Әтием БВС ветераны
Истәлекләрне Халидә Фәйзрахманова язды.
Әтием БВС ветераны Зәбиров Габделхак Шәнгәрәй улы 1924 нче елның 20нче сентябрендә Дөбъяз районы Олы Кавал авылында туа. 1942 нче елны фронка китә. Бик күп фронтларны узып Берлинга барып җитә. Аннан соң әтиләрнең полкын японнарга каршы сугышырга Кытай чигенә җибәрәләр.
Бервакыт тезеп куелган сугыш техникасын тикшерү барганда үзләренә таба берәүнең чапканын күреп ала әти. Кулында ак чүпрәк, үзе: ”Не стреляй!” – дип кычкыра. Әти башта һавага атып кисәтү ясый. Теге туктарга уйламагач, төзәп атып ега килүчене. Якын барып карасалар, япон “самурае” гәүдәсенә шартлаткычлар бәйләгән, икенче кулында да гранаталар, туп-туры полк командирына таба чапкан була.
Шушы уяулыгы өчен әтине 3нче дәрәҗә ДАН ордены белән бүләклиләр.
Туган авылына 1947нче елны гына кайта әтием.
Күпне күргән булса да, җор теллелеген югалтмаган иде.әти.
Түбәндә әтием турында сакланган истәлекләр белән уртаклашам.
Әтинең шулай эштән арып кайткан вакыты. Яңыр да сибәләп киткән. Ашап эчкәннән соң бераз хәл җыеп, ятып алырга була. Шул вакыт әни килеп: “Көпә-көндез йоклап ятасың, абзарның коймаларын кадаклап бетерер идең”, – дип, эш куша. Моңа җавап итеп әти: “Бүген булмый инде, яңыр явып киткән, кадаклар бүрткән”, – диеп, ятуын дәвам итә. Икенче көнне генә кадакларның тимер икәнен исенә төшереп, әни белән көлешәләр.
***
Шулай, Казанга ягулыкка барган көнне, ашханәгә керәләр. Солы ярмасы белән аш, гарнирга да солы ярмасы. Касса янына килгәч, әти: “Сеңлем, бу солы ярмаларын күргәч, ат кебек кешнисе килеп китте бит әле”, – дип, гел солы ярмасы булганга ишарә ясый. Кассир кыз да сүзгә юмарт була. “Абый җаным, өегезгә кайткач, хатыныгыз янында кешнәрсез инде”, – диеп, ишарәле сүзнең мәгънәсен икенчегә борып, көлешәләр.
***
Бервакыт әти кибеткә шикәр комы (песок) алырга керә. Авыл кшесе булгач, күрәсең, кибетче шактый ким итеп үлчи дә, тиз генә төреп бирә. Шунда әти: “Сеңлем, бу үлчәүнең сиңа караган ягы әллә икенче төрле итеп күрсәтәме?” – диеп пакетны яңадан үлчәүгә сала. Шунда гына кибетче, гафу үтенеп, җитмәгән песокны өстәп бирә.
***
Сугыш вакытында, уңышлы атакадан соң, безнең солдатларга басуда кунарга туры килә. Кышкы салкын төн, ачы җил, ышыкланырга бернинди урын булмагач, солдатлар үлгән немецларны өеп куялар да, уртага патрон ящикларын ягып җылыналар, йокымсырап та китәләр. Берзаман төн уртасында гауга куба, кемдер автоматтан да атып җибәрә. Гауганың сәбәбе: үлгән немец гәүдәләре учак җылысында җебеп, йоклаган солдатлар өстенә ава башлаган икән.
***
Кенгисберг шәһәрен алган көнне, полк командиры (әти ул вакытта полк командирының секретаре була) әтигә аш салып ашарга берәр савыт табып килергә куша. Солдат кухнясы әле килеп урнашмаган. Әти шәһәргә чыгып, бер кибетсыман җиргә кереп, өр яңа, ап-ак эмаль савыт (капкачы да бар, бер тоткасы да була) алып керә инде. Полковник (Карташев фамилияле) моны күргәч, башта бик нык итеп сүгенә, аннан соң теге савытны стенага тотып ыргыта да: “Забиров, син мине балалар горшогыннан аш ашар, дип беләсеңме әллә?” – диеп ачулана. 18-20 яшьлек авыл егетенең андый матур, ап-ак горшокларны күргәне дә булмаган шул.

Зәбиров Габделхак Шәнгәрәй улы
(1924-2002)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев