erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтисез калганнарына йөрәкләре әрни

Фарсель Минҗанов: “Илнең киләчәге сезнең кулда. Сезнең бурыч – төпле белем һәм дөрес тәрбия алу. Чын патриотлар булып үсәрсез, дип ышанабыз”. Яңа Кишет мәктәбендә беренче сентябрьдә үткән тантаналы линейкада мәктәп директоры укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, әнә шундый теләкләр җиткерде.

– Ә үрнәк алыр, горурланыр кешеләребез күп төбәгебездә. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин безнең җирлектән. Әфганчылар, Чечнядагы бәрелешләрдә катнашучылар бар. Хәзер дистәдән артык егетебез махсус хәрби операция барган зонада. Ике егетебез “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Тик, кызганыч, һәлак булганнан соң. Алмаз Сәлахиев белән Фирдүс Гарипов истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр, – диде Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы, үзе дә әфганчы Фаяз Әхмәдуллин.

Бу көнне Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операциядә хезмәт иткәннәргә багышланган музей почмагы ачылды. 
– Шундый ук музей почмак-лары Кәче, Арчаның өченче, җиденче мәктәпләрендә булдырылды, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Сез батыр егетләр белем алган мәктәптә укыйсыз. Алар яу кырында сынатмады һәм сынатмый. Авылдашлары һәлак булган егетләрне онытмаячак. Сез дә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәрсез, дип ышанабыз.

Музей почмагы дип таныштырды безне Фарсель Минҗанов зур булмаган сыйныф бүлмәсенә алып кереп. Әмма аның эченә кереп таныша башлагач нинди бай эчтәлекле булуына сокланасың. Гани Сафиуллин турында иң кирәкле, мөһим материаллар тупланган. Шуларны карап та герой, аның батырлыгы турында күп мәгълумат аласың. 
Ә икенче өлеше махсус хәрби операция барган зонада булган авылдашларга багышланган. Алмаз белән Фирдүснең шәхси әйберләре – аяк, өс, баш киемнәре, мәктәптә укыган елларда ясаган рәсемнәре, контроль эшләре, хәтта мина кыйпылчыкларына кадәр куелган.
– Алар һәлак булган урынга барып җыеп алып кайттык, – диде Фаяз Әхмәдуллин. – Бик күп әйбер таптык. 

Музей почмагы ачылу тантанасына Алмаз Сәлахиев белән Фирдүс Гариповның хатыннары, якыннары, туганнары, дуслары да килгән иде. 
Алмаз белән Фирдүсне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шунда читтә генә басып торган ике яшь егеткә игътибар иттек. Алар музейга да керделәр, Алмаз белән Фирдүснең шәхси әйберләрен бик игътибар белән карадылар, хатыннары белән аралаштылар. Без дә таныштык үзләре белән.
– Мин Иске Чүриледән. Икенче тапкыр кыска вакытлы ялга кайттым. Беренче тапкырында Алмаз белән Фирдүстән соң ялга киткән идем. Аларның һәлак булуы турында монда ишеттем, – диде Нияз Хәлиуллин. – Алмаз белән без бер окопта идек. Бик күңелле кеше иде ул. Бер көнебез дә шаяртуларсыз үтмәде. Аннан безнең окоп өчен ул җаваплы иде. Алмазны барыбыз да тыңлый идек. Үлемен бик авыр кичердем. Ул укыган мәктәптә музей почмагы булдырып, егетләрне зурлаганнары өчен бик шатмын. Икенче тапкыр ялга 24 августта кайткан идем, 15 сентябрьдә китәсе инде. Баргач егетләрнең барысына да бу хакта сөйләячәкмен. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илһам Рәхимов та кыска вакытлы ялга кайтып бер атна үткәч егетләрнең һәлак булулары турында ишеткән. Ул Буа районыннан Алмаз белән Фирдүскә хөрмәт йөзеннән килгән. 
– Без алар белән бергә махсус хәрби операция барган зонага киттек. Бер үк көнне 24 сентябрьдә мобилизацияләндек тә. Бер взводка эләктек. Мин сок-лана идем аларга. Кайчан карама, сугышчан рух, күтәренке кәеф. Бик уңган кешеләр дә иде. Тиз дуслашып киттек. Хатыннар да гел аралашып торды. Соңыннан да гаиләләр белән йөрешер идек тә... Тик, кызганыч, безнең арада юк шул инде алар. Якташлары егетләрне онытмавына, исемнәрен шушы музей почмагында мәңгеләштерүенә мин бик шат.

Алмаз Сәлахиев белән Фирдүс Гариповның икешәр балалары бик кечкенәдән ятим, хатыннары бик яшьли тол калды. Аларны аякка бастыру әниләренә, ай-һай, авыр булачак. Люциянең дә, Гөлчәчәкнең дә күзләреннән яшь китми. Сагына, бик сагына алар сөйгән ирләрен.      
– Без Фирдүс белән икебез дә бер авылдан. Җиде ел очрашып йөрдек. Армиядән көтеп алдым. 2017 елда өйләнештек. Арчада яши идек. Ул Казанга барып эшләп йөрде. Мин кызыбыз Камиләне карадым. Аңа хәзер биш яшь. Аннан улыбыз Рамазан туды. Аңа ике яшь. Фирдүс балалар дип кенә яшәде. Эштән кайтып керсә, балалар аның кулыннан төшми иде. Мобилизацияләнеп китеп, озак күренмәгәч бик юксынды балалар. Әтиегез озак вакытка эшкә китте, дип аңлаттым. Кыска вакытлы ялга кайткач сөенделәр инде. Әтиләрен уртага алып, ике ягына ятып аны кочаклап йоклыйлар иде, – диде Гөлчәчәк елый-елый. – Бик төпле кеше иде Фирдүс. Хатын-кызга хөрмәте зур булды. Шуңа яраттым да инде мин аны. Бер авыр сүз әйтмәде, кул күтәрү турында сүз дә юк инде. Бик тырыш булды. Үз көчебез белән ипотекага фатир алдык. Чөнки ярдәм итәргә минем әти-әни юк, аның әнисе авыру. Миңа да, балаларга да Фирдүс бик кирәк. Балалар әле бөтенләй кайтмасын кабул итеп тә, аңлап та бетерә алмый. Озак-озак эшләгәннән соң әтиләре кайтачак, дип өметләнәләр. Эх, шулай булсачы...

Люция белән Алмаз телефон аша танышканнар. Алмаз беренче язган, Люция җавап биргән. Яңа Кырлайда унберенче сыйныфта кишетләр, хәтта икенче буын сеңлесе  белән укыса да, Алмазны бөтенләй белмәгән ул. 2013 елда очрашып йөри башлаганнар, өч елдан соң өйләнешкәннәр, аннан Азалия, Әминә кызлары туган. 
– Кызлар белән үзара мөнәсәбәтләре шулкадәр яхшы булды, хәтта үзем дә көнләшеп куя идем. Кызлар өчен үлеп торды ул. Эштән кайткач балалар аңа тынычлап ашарга да ирек бирмиләр иде. “Кызым, ашап кына алыйм инде”, – дияр иде. Хәтта әтиләреннән башка йокламадылар да. Әтисез калганнарына йөрәгем әрни, – диде Люция. – Өчесеннән соң кызларны зиратка алып бардым, әтиләренең кайтмаячакларын, җир астына күмелгәнен, әмма күктән барысын да күреп, белеп торуын әйттем. “Әни, әйдә әтине казып алыйк. Анда аңа салкын бит”, – дип еладылар җанашларым. Минем белән дә кычкырышмады да Алмаз. Үзем дә: “Мин кычкырам да туктыйм, син дәшмә, яме”, – дия идем. Тормыш алып барам, дип тырышты. Соңгы елда икенче эшкә дә кергән иде. Фатир алдык. Кыска вакытлы ялга кайткач миңа машина алып калдырды. “Искесен дә сатмыйбыз. Кайткач мин искесендә йөрермен, сиңа яңасы булыр”, – диде. “Син киткәнче яңа машинага утырыйм, өйрәним инде”, – дигән идем: “Өйрәнерсең әле. Мин киткәнче үзем йөреп калыйм”, – диде. Хәзер шуларны искә төшерәм дә, үзәгем өзелә. 

Музей почмагында булып, ирләре әйберләрен куллары белән тотып-тотып караганнан соң аларның күңелләре тагын да нечкәреп китте. Матур итеп тормыш корып, авырлыкларны җиңеп, гөрләтеп яшәп киткәндә генә сөйгәнеңне, балаларыңның әтисен югалту бик авыр. Аны башыннан кичкән кеше генә аңлый ала. Әмма Люциягә дә, Гөлчәчәккә дә балалары хакына көчле булырга кирәк.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев