erid:2VtzquqpS7d
Атна 20 градуслы салкыннар белән башлана
Арча яңалыклары

Атна 20 градуслы салкыннар белән башлана

Синоптиклар салкын, томан һәм бозлавык булуы турында кисәтә.

Бу атна башында Татарстанда 20 градуска кадәр салкыннар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 14 февральдә, аязучан болытлы һава булачак.
Бераз кар явачак, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Төнлә һаваның минималь температурасы — 10-15 градуска, аязган вакытта минус 20 градуска кадәр төшәчәк. Әмма көндез инде шактый җылыта — 3-8 градус кына салкын булачак. Юлларда бозлавык булганлыктан сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев