Атна буе аномаль салкын булачак
Якындагы декадада Татарстан башкаласында уртача температура 8-10 градуска нормадан түбән булачак.
Казанда аномаль салкыннар атна ахырына кадәр тоткарланачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына бүген профессор, география фәннәре докторы — КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Без югары басым астында булачакбыз, шуңа күрә бездә яхшы, салкын һава. Көндез һава температурасы -17…-18 градус, ә төнлә -20 градус булачак. Антициклон: күк йөзе аяз, төнлә салкынайтачак, салкын, төньяк агым килә. Безгә арктик һава килде», — диде ул.
Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура норма буенча -12…-13 градус булырга тиеш. Әмма якындагы ункөнлектә ул нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-02-2021/kazanda-atna-bue-anomal-salkyn-bulachak-5806658
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев