erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтнә районы «Чулпан» лагеренда 70нче еллар ахырында, 80 нче еллар башында ял итүчеләр, лагерьда эшләгәннәр, сез кайда - хәбәр бирегез!

Арчалар, без сезгә мөрәҗәгать итәбез.

Әтнә районында "Чулпан" балалар лагере 1978 елда ачылган. Ул вакытта Әтнә районы Арча районы составында була. 1959 елдан 1990 елга кадәр. Кыскача гына тарихы. Әтнәдә һәм Арчада җитәкче урыннарда эшләгән Наил Сабировны күпләр белә. Аның истәлекләреннән: " Ул вакытта ял йортлары, санаторийләр һәм пионерлагерьлар төзү белән профсоюз шөгыльләнде. Мин җитәкләгән "Чулпан" колхозында аның белән Арча райкомының II секретаре Нурзадә Асхадуллович Сибагатуллин эшләде. "Чулпан" пионерлагере урнашкан аланлыкка чәй эчәргә төшкәч, мин: "Менә бу урында пионерлагерь булдырасым килә", - дип, үземнең теләгемне аңа җиткердем һәм ул бу идеяне хуплады, булышырга вәгъдә бирде". Зур тырышлыклар белән "Чулпан" лагере ачыла. Аңа "Чулпан" колхозы исемен кушалар. "Чулпан" - республика дәрәҗәсендәге лагерь. Арчалар да ял итә анда. Тиздән 19 майда пионерия көне. Шул уңайдан без язма әзерлибез. Лагерьга "Арча МСО"сы ширкәте ремонт ясаган. Шушы арада без "Арча МСОсы" җитәкчесе Зиннур Гарифуллин белән лагерьны карап кайтачакбыз. Бу хәбәрне язуыбызның максаты шунда: безне лагерь ачылганның беренче көннәрендә ял итүчеләр, анда эшләгәннәр кызыксындыра. 70нче еллар ахырында 80нче еллар башында ял итүчеләр, эшләүчеләр безнең белән элемтәгә чыксагыз иде. Бу хәбәргә комментарий да яза аласыз. Ничек ял иткәнегез, эшләгәнегез, лагерьның нинди хәлдә булганы турында. Хөрмәтле сайтны укучылар, сездән хәбәрләр көтәбез!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Арча педучилищесының 3 курсын тәмамлагач, Чулпанда вожатый булып эшләдем. Яңа Кишет китапханәсендә эшләүче Надия ханым безнең отрядта ял иткән. Рөстәм Гайнуллин исемле егет тә безнең отрядта булган. Алар күп вакыйгаларны хәтерли. Сания Әзмәтҗанова

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X