erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аучы, балыкчы – ялганчы, умартачы алардан ялганчырак

Кызыклы юлдашың белән узган ара беленми дә. Ә Ягъфәр ага Шәмиев кызыклы гына түгел, үзенчәлекле шәхес тә.

Быел аңа 84 яшь тула, карап торышка һич тә  аның кадәр бирмәссең. Үзе дә: “Бер танышым очраган саен: “Син кайчан картаясың?“ – дип сорый“, – ди. Беркөнне бер хезмәттәшем: “Ягъфәр абый, редакциягә кереп чыга алмассыңмы икән?“ – дип шалтыраткач: “Кереп чыгам, билгеле, югыйсә, картайгач нишләрмен?“ – дигән.

Ягъфәр ага үзе рульдә, бик оста йөртүче дә әле ул, “Автобабай“ конкурсында призлы урыннарны алганы бар.

Без бүген Түбән Пошалымга барабыз. Күптән шушы сәяхәткә кыс-тап йөри инде ул мине. “Мин озак еллар Рәшит Шәйдуллин дигән умартачыдан бал алам, – ди. – Ул бернинди гөнаһыга керми, бу якларда химия, агулар кулланмыйлар, экологик яктан иң чиста бал. Минем озак яшәвемнең дә бер сере шул балдадыр, дим“.

Рәшит Шәйдуллинны озак еллардан бирле беләм мин. Гаять тыйнак, үз алдына гына карап йөри торган кеше. Умартачылар да күп инде, һәркайсы үз балын мактый инде аларның. Нигә шул кадәр барырга кыс-тый бу Ягъфәр абый?

– Умартачылар күп алар, – ди  юлдашым хәйләкәр елмаеп. – Әмма Рәшит кебекләре сирәк. Шулай икәнлеген баргач күрерсең.

Хуҗа кеше безне капка төбендә каршы алды. Бергәләп умарталыкка киттек. Авылдан ерак түгел урманлык күренеп тора. “Мин җир алганда монда бер куак та юк иде, – ди Рәшит. – Яр буе, анда ерганак та, ерганак. Әкренләп агачлар утырта башладым. Яз да утыртам, көз дә утыртам. Рәте белән әнә чыршылар, наратлар, юкәләр, баланнар. Хәзер умарталар да ышыкта калды, тирә-юнь дә яшеллеккә күмелде“.

– Менә шушыны күрсәтәсем килгән иде инде сиңа, – ди Ягъфәр абый, елмаеп. – Күпме хезмәт, тырышлык кирәк бит моның өчен!

Мыштым гына йөргән Рәшитебез урман үстереп ята икән монда! 4 мең төп агач утырткан! Афәрин!

– Шушында килсәм мин үземне бөтенләй икенче кеше итеп сизәм, – ди Рәшит. – Биредәге җәйге матурлыкны күрсәгез! Ул чәчәкләр! Урман да янәшәдә генә.

Җәяүләп бөтен биләмәсен әйләнеп чыгабыз. Ул ерганаклар күптән “үсүдән“ туктаган инде, агач, куаклар ышанычлы сакчы ролен дә үти.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өйдә безне өстәл тулы тәмле сыйлар әзерләп хуҗабикә Гөлнур ханым көтә иде. Ул озак еллар укытучы булып эшләгән, ире Рәшит тә укытучы, башлангыч хәрби белем, физкультура укыткан. Күп санлы Мактау грамоталары, Дипломнар, башка бүләкләр аларның фидакарь хезмәте турында сөйли.

– Минем умартачы дипломы да бар әле! – ди  Рәшит. – Менә кызыл диплом!

Читтән торып Минзәлә техникумын тәмамлаган.

– Эш кечкенәдән башланган иде, – дип дәвам итә ул.  – 1990 елда Казанка авылында умартачы Хәйдәр абыйда кое чистарткан идем, шунда бер күч биргән иде. Шуннан китте инде. Гөлнур да, балалар да минем ышанычлы ярдәмчеләрем.

Балалар дигәннән, алар өчәү. Ләйлә – Казанда полиция майоры. Ришат электрик, Рифатның да үз эше бар. Бераз умартачылык серләренә кагылып үтәбез. “Аучы, балыкчы – ялганчы, умартачы алардан да ялганчырак!“ – ди Рәшит.

– Шулай ук мени?

– Йөз умартачы белән сөйләш – йөз төрле сөйләячәк алар. Барысы да дип әйтүем түгел. Әмма бар серен барыбер ачып бетермәячәк. Тәҗрибә озак еллар шөгыльләнү дәверендә туплана инде ул.

– Быел да бал кортлары ояларын ташлап чыгып китте, – дип зарланучылар бар.

– Мин моны ана корты булмаганга һәм көчсез оялардан чыгып китәләр, дип уйлыйм. Алар әллә кая китми, башка ояларга барып керә.

Әнә шулай сөйләшә-сөйләшә хуш исле юкә балы белән тәмләп чәй эчтек. Табигать белән тулы гармониядә яшәгән кешеләр белән аралашуы үзе үк рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев