Автоинспекторлар юлда калган кызга ярдәм күрсәткән
Машинаны этеп барганнар
Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары бензины беткән автомобильне заправкага кадәр этеп барырга булышкан, дип хәбәр итә "Татар информ".
9 февральдә булган ул. Автоинспекторлар Беломорская урамында патрульлек иткән. Шунда авария утларын кабызып, юл уртасында торган «Лада» автомобилен күреп алганнар. Рульдә 25 яшьлек кыз булган. Ул машинаның бензины бетүен әйткән. Якындагы АЗСка кадәр берничә метр барып җитә алмаган.
Инспекторлар тагын бер кеше ярдәмендә машинаны заправкага кадәр этеп барган. Аннан кыз, аларга рәхмәтен әйтеп, хәрәкәтен дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев