erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәтчәннәре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше, аннан башка үсеш була алмаган, авырлык белән, әмма тормышны яхшыртуга ышаныч белән бара торган ышанычлы нигез. Аграр секторның торышына, сәләтле җитәкчеләрнең, яхшы белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, фермерларның, тармакның башка хезмәткәрләренең көндәлек киеренке хезмәтенә районның икътисадый хәле генә түгел, ә социаль иминлеге дә бәйле.

Катлаулы һава шартларына карамастан, безнең район хезмәтчәннәре республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керттеләр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның, бәрәңгенең һәм башка яшелчәләрнең әйбәт уңышы үстерелде һәм җыйнап алынды, хуҗалыклар үзләрен орлыклар белән тәэмин иттеләр, терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнде. Безнең терлекчеләребез дә һөнәри осталыкларын югары тоталар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фидакарьлекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре белән район тарихын тулыландырган авыл хуҗалыгы ветераннарына аерым котлау сүзләре җиткерәм һәм сәламәтлек телим. Сезнең күбегез бүген дә яшьләргә тупланган белемнәрен һәм бай тәҗрибәсен тапшыра.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Әлеге бәйрәм көнендә авыр, әмма бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм һәм чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар телим! Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X