Авыл сабантуйлары гөрләп узды (ВИДЕО)
Айван сабантуенда. Кул көрәшендә тәкәне Айван егете Русиль Гыйззәтуллин алды.
Иртән бүген кибеткә кассага торганда бер хатын белән сөйләшеп киттек. Авылга сабантуйга барасымны әйткәч: "Нәрсә калган анда!", - диде. "Калган шул, - дидем. - Авыл сабантуенда мин авылдашларымны, сыйныфташларымны күрәм. Туганнарым белән очрашам. Сабантуй тамашасын рәхәтләнеп карыйм. Исән вакытта күрешеп калыйк", - дидем. Безнең Айван сабантуе күңелле үтә. Быел ул туган авыл турындагы җыр белән башланып китте. Рәдиф Исмәгыйлев "Айваным" дигән җырны башкарды. Альмира Гатауллина, Гөлзилә Миңнуллина күңелле итеп алып баралар. Төрле уеннар, күмәк биюләр. Җырчылар җырлап тора. "Тургай" җыр ансамбле, "Хыял" бию төркеме, "Вдохновение" рус халык ансамбле, җырчылар Рәдиф Исмәгыйлев, Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова һ.б.авыл халкына менә дигән ял бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев