erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл холкы: зурлар дәүләттән көтә, кечеләр үзенә исәп тота

17 авылга – бер хуҗа. Арча районының Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков әнә шуның кадәр авыл өчен җавап тота. Алар арасында Казанбаш, Үрнәк кебек зурлары, Дүртөйле, Тылаңгыр кебек бик кечкенәләре дә бар. Барысына да игътибар җитәме? (»Ватаным Татарстан », Сәрия Мифтахова).

 

Һәр авыл үзгә

Җирлектә 3200дән артык кеше көн күрә. Әйтик, Үрнәк авылында 955 кеше исәпләнсә, Бимәргә җәен берничә кеше генә кайта. Башка вакытта монда – тынлык. Хикмәт санда түгел. Кечкенә авылда да зурысындагы кебек үк юлын, суын – барысын да карап торырга кирәк.

– Документта 15 авыл теркәлгән. Үрнәк белән Лесхоз – бер, Сурнар белән Казанка бер авыл санала. Ләкин бу – дүрт авыл дигән сүз. Шулай итеп, безнең җирлеккә 17 авыл керә. Иң ерак дигәне – 13 чакрым. Һәр авылның – үз холкы. Гаиләдәге балалар да бер-берсенә охшамый бит. Бездә күмәкләшеп эшлиләр, халык тырыш. Йортларда 5–6 сыер тотучылар күп. 15–20шәрне тотучылар да бар. Әнә җиденче дистәне ваклаучы Фирая һәм Рәис  Галәвиевләр 25шәр сыер асрый. Сөт ризыкларын авыл халкына һәм Казанга илтеп саталар, – ди әлеге вазыйфага ике ел элек билгеләнгән Васил Габделхаков. – Һәр авылның – үз мәшәкате. Читтәге авылларда проблема күбрәк. Һәрберсенең яшәргә хакы бар. Яшьләр күбрәк шәһәргә тартылса да, авылны яратучылар да аз түгел. Анда яшәүчеләргә шартлар тудырырга тырышабыз. 1–2 бала өчен мәктәп тотып булмас та инде. Тик клубы, бакчасы булсын. Ябылган ике бакчаны клуб һәм китапханә итеп үзгәрттек. Кечкенә авылларга да ял итү, аралашу өчен урын кирәк бит. Кайбер авылларда Сабантуйлар узмый башлаган иде, моны да хәл иттек.

Бу җирлектә берничә оешма эшли. Аларының да, дөресрәге, җитәкчеләренең мөнәсәбәте төрле. Эшчеләренең көнкүреш тормышына битараф булганнары да юк түгел. Эшкә килсәләр, шул җитә, кыскасы. Тик кечкенә авыллар яшәсен, бетмәсен, дип тырышучылар да бар. Көтектән Дамир Шакирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәргән. Авылда мәчет төзетүне үз өстенә алып, хәзер аны ачу мәшәкатьләре белән йөри. Казанбаштан Айдар Сабиров та таралган трактор паркын, беткән терлекчелекне торгызып, авыл халкын эшле иткән. Күлтәс авылы халкы Илһам Шәяхмәтов җитәкчелегендә күлне чистарткан. Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин, Үрнәк агросәнәгать көллияте җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та халык проблемаларыннан читтә калмый икән.

 Капкалар ачык булсын!

Без барып күргән Тылаңгыр авылында бүген 19лап йортта яшиләр. Элек клубы да, мәктәбе дә эшләгән. Эш булмагач, халкы кимегән. Авыл матур: якында гына урман, чишмәләр күп. Авыл халкы юл салдырган өчен район һәм авыл башлыкларына рәхмәтле.

– Бу авыл әллә ни артмый да, кимеми дә. Егерме биш чамасы йорт бар. Күбесендә өлкәннәр яши.  Буш өйләр дә бар. Элек һәр йортта бала-чага, урам тулы халык булыр иде. Фирдинә апаң белән гаилә коруыбызга – 50 елдан артык. Ул – сәркатип, мин Үрнәк училищесында гомер буе мастер булып эшләдем. Ике кыз үстердек. 

Авылны яратабыз, – ди Нариман ага.

Сүзгә тормыш иптәше Фирдинә апа кушыла: «Безнең авылдагы кешеләр тәртипле. Ике күршедә таҗиклар гаиләсе яши. Телләрен белмәсәк тә, аралашып торабыз. Әле менә бәбиләре туды, аны күрергә чакырдылар. Тагын күчеп килүчеләр табылса, яхшы булыр иде, – ди ул. – Хәзер авылдашлар көндез дә капкаларын бикләп куя башлады. Элек шәһәргә барганда да ишекне бикләп йөрмәдек. Менә монысы – безнең өчен ят күренеш».

Бер кәрҗингә  бер сәгать

Үрнәктә яшәүче Каюм Вилданов кәрҗиннәр үрә. Клубка барып, балаларны да бу эшнең серләренә өйрәтә. Каюм абый Арча урманчылыгында эшләгән. Кечкенәдән өйрәнгән шөгылен хәзер дә онытмый. Үз гомерендә  йөзләгән кәрҗин үрсә дә, берсен дә сатмаган, аны дусларына, таныш-белешләренә бүләк итеп биргән.

– Карап торырга ничек матур бит! Талларны пешекләп тормыйм, чи килеш кенә үрәм. Талны март-апрельдә җыю – иң кулай вакыт. Шушы айларда җыйсаң, тиз бөгелә, – ди 59 яшьлек Каюм Вилданов.

Иң мөһиме  юл

Җирлек башлыгы өчен иң мөһиме – халыкны борчыган проблемаларны вакытында хәл итү. «Хәзер кеше безгә килеп тә тормый, гозерен телефоннан гына җиткерә. Элек авыл советына, колхоз идарәсенә яки районга барып җиткәнче ярсулары сүрелә иде, хәзер барысын да кызуында сугалар», – ди Васил Габделхаков.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң авырткан урын – юл мәсьәләсе. Кече Төрнәледә, Тылаңгырда район ярдәме белән таш юл салганнар. Киләсе елга асфальтлы итү планга кертелгән, ләкин, барып чыгар микән, дип борчылалар. Дөньяда барган хәлләрне күреп торалар. Кечкенә авылларга район күләмендә автокибетләр китерү оештырылган.

– Узган ел 1 миллион сумнан артык үзара салым акчасы җыйдык. Бу сумма кечкенә авылларда кеше башына – 1 мең, башкаларында 300–500 сум. Зур авыллар рәхәтрәк яшәргә өйрәнгән. Аларның таләпләре күбрәк, әмма бирү ягы азрак. Хөкүмәттән күбрәк көтәләр. Кечкенә авылларда үзара салым акчасын җыю җайлырак, – ди җирлек башлыгы.

Үзара салым акчасының күпчелеге юллар өчен тотылган. Әйтик, былтыр моның өчен 4 миллион сум акча киткән. Шулай ук чишмәләр, зират, юллар төзекләндерелгән, су гидрантлары, балалар мәйданчыклары булдырылган, капка төпләрендәге агачлар киселгән, зиратка кирәкле җиһазлар сатып алынган.

Әби сүзе  закон

Үрнәк авылындагы дүрт буын бергә яшәгән Галимовлар гаиләсенә дә сугылдык. Бер йортта сигез кеше алар. Әшрәпбану әбигә – 95 яшь. Әле дә эшсез тормый: токмач җәя, камыр ризыкларын да пешерә. Иң яратканы – бәрәңге әрчү.

– Мин килгәндә, каенанам пекарняда – җыештыручы, каенатам кочегар иде. Дүрт бала тәрбияләгәннәр. Татулык булмаса, шуның кадәр яшәмәс идек. Ирем Фәрит белән гаилә коруыбызга – 44 ел. Олыларны хөрмәт иттек, кыек сүз әйтергә дә курка иде. Каенана картайгач, без хуҗа булдык, аннан киленем Эльмирага калыр. Менә шулай бара инде тормыш. Тик әбиебез сүзеннән чыкмыйбыз. Бер-беребезнең холкына ияләштек, берәребез каядыр китсә дә, юксына башлыйбыз, – ди Нурдания ханым.

Нурдания апа белән Фәрит абый өч бала үстергәннәр. Уллары Алмаз, киленнәре Эльмира, өч оныклары – алар янәшәсендә. Эльмира Мари Иленнән килен булып килгән. Үзе дә – ишле гаиләдән, шуңа күрә дүрт буынның бергә яшәвенә бер дә аптырамый.

– Күңелле яшибез. Авырлыклар уза да китә. Өебездә тынычлык. Әлеге дуслыкның гомер буена саклануын телим. Үзем дә килен белән яшәр идем. Чыгып китәргә мөмкинлек бар иде, иремнең авылда каласы килде, мин сүзеннән чыкмадым. Әти-әнине тәрбияләргә кирәк, безне шулай өйрәттеләр, – ди Эльмира.

Алар яшәгән Подгорная урамындагылар бер-берсе белән дус. Сабан туен, Яңа ел бәйрәме, төрле ярышларны бергәләп үткәрәләр. Шашкасын да бергә уйныйлар. Урамның үз кубогы бар. Урамда гына түгел, җирлектә дә бер-берсенә ярдәм итеп яши халык. Мобилизация буенча киткән егетләрнең гаиләләренә дә бергәләшеп ярдәм иткәннәр. Үрнәктә үрнәк булмыйча ярамый.

https://vatantat.ru/2022/11/96009/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре