Авыл хуҗалыгында фәнни караш
Шушмабаш мәктәбендә
Шушмабаш мәктәбендә фәнни-гамәли конференция булды. Габделхәй Кәримов ис. республикакүләм II фәнни-гамәли конференциядә башка районнар мәктәпләреннән дә килделәр. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова конференциягә килүчеләрне каршы алып, озатып йөрде. Конференциядә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов катнашты. Казаннан авыл хуҗалыгы академиясеннән дә кайттылар. Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар секцияләрдә үзләренең фәнни хезмәтләрен якладылар. Темалар төрле иде: "Авыл хуҗалыгына фәнни караш" һ.б. Ахырдан нәтиҗәләр чыгарылды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
"Агрокласслар булу сөендерә, - дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов. - Рәхмәт инвесторларга. Алга таба да агроклассларны ачачакбыз".
"Агрокласслар - мөһим юнәлеш. Хәзер, директор Рәзилә Шәймәрданова әйткәнчә, майга баткан тракторчы юк. Эш шартлары икенче. Агроклассларны Иске Чүриле авыл җирлегендә дә ачарга планлаштырабыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев