erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылдашлар белән очрашуга ни җитә!

Күлтәстә туып-үскән, хәзерге вакытта Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина яза.

Туган авылыбыз Күлтәстәге очрашуларга яратып, дулкынланып кайтабыз.  Ишек төбендә үк безне якты чырай белән Айсылу Мансур кызы Гарифуллина каршы ала.

Күлтәс авылы клубында китапханә белән берлектә укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Өлкәннәребез иҗаты” дип исемләнгән кичә булды. Авыл ветераннар советы рәисе Роза Кәлимуллина бәйрәмнәр белән котлады. Казаннан кайткан өлкән авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова да изге теләкләрен җиткерде. “Без бүгенге картлык көнебезгә кадәр яшәгәнбез икән, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Раббыбызның рәхмәтендә, бәрәкәттә, тыныч илебездә яшәсәк иде”, - диде. Амин!

Өлкәннәребез үзләре дә очрашуда бик актив булдылар. Берсеннән-берсе сәләтле апа-абыйларыбыз килгән иде. Рәзинә Хафизова бик матур шигырь сөйләде. Әнисә Мөхәмәтҗанова, Гөлсинә Хәбибуллина үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Ветеран укытучыбыз Гөлшат апа Хисмәтуллина үзенең чыгышында: “Мин шигырьләр укырга яратам, - диде. - Кайбер шигырьләр картаюга ис китмичә алдагы көнгә өмет белән яшәргә ярдәм итә. Мин бүген, укытучы буларак, үзебезнең чордашларга, дусларга әйтер сүземне Резедә Вәлиева шигыре аша әйтеп күрсәтәм. Без оста итеп әйтеп бетерә алмаганны, рәхмәт, шигырьләр әйтеп бирә.

Һай тиз үтә көннәр, айлар, еллар,

Туктата алмый аны берәү дә.

Ә туктаса? Нәрсә булыр иде?!

Туктап калса шушы көннәрдә?

Нәрсә булсын?! Нәкъ шул булыр иде,

Нәрсә булса бүген чынлыкта.

Кан басымы өстә торыр иде

Инсульт янап торган тормышта.

Шулай булгач, шайтанымамыни

Тукталуы аның нәкъ бүген.

Юк! Туктала күрмә, әле озак йөгерә күр

Йөгерек гомерем.

Шулай йөгер, туктап кала күрмә,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өзелә күрмә газиз гомерем”.

Гөлшат апа үзенең укыган, укыткан еларын искә алып, әле дә укытам, 4нче классны укытам, оныгым Айсылу белән көн саен өйдә дәрес әзерлибез, көндәлек тикшерәбез, диде.

Кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Анда авылыбызның уңган куллы апаларыбызның күңел җылысын биреп чиккән, бәйләгән эшләре урнашкан.

       Авылдашыбыз Әюп Фатыйховның гармунда уйнап җырлавы алкышларга күмелде. Ул бик күп конкурсларда катнашып, лауреат исеме алып,  дипломнарга ия булган җырчы, гармунчыбыз. Бик итагәтьле, тәртипле, тырыш егетебез.

Эльмира Шәмсетдинова ветеран укытучыларны олылап, котлап, аларга багышлап җыр башкарды. Авылыбызның оста гармунчысы Рафаэль Хәйруллин уйнаган моңлы көйләр яңгырап торды. Альмира Фатыйхова җырлаган җыр да, Чулпан Галәветдинова башкаруындагы “Җыр бит ул яшәртә” дигән искиткеч матур җыр да, Лилия һәм Фаил Шәвәлиевларның парлап җырлавы да бәйрәм сәламә булып яңгырады.

Өлкән яшьтәге ветеран укытучыбыз Нурзидә апа Шәяхмәтова үзенең чыгышында авыл халкының бик ярдәмчел, мәрхәмәтле, мактаулы, тырыш булуын әйтте. “Мин үземне Күлтәскә килеп эләгүем белән бик бәхетле саныйм, Күлтәс авылы кешеләре бик изге эшләрне күмәкләшеп, бердәм булып эшли белә”, - диде.

Чынлап та шулай. Бер караганда, авыл тып-тын шикелле. Кеше-кара да әллә ни күренми... Ә чынлыкта, авыл егетләре, ир-атлар зиратны да, су буйларын да, урамнарны да чистартып, күмәкләшеп эшләп торалар. Авыл уртасындагы күлебезгә агып килә торган суны, чишмәләрне чистартып, суга балыклар җибәреп, су кырыена 111 данә яшь чыршылар утыртып, шуларга су сибеп, авыл өчен җан атып яшиләр. Рәхмәт сезгә, оештыручылар, авылым ир-атлары, егетләр. Изге эшләр башкарасыз.

Әле шушы көннәрдә генә авылдашыбыз Илһам Шәяхмәтовтан шатлыклы хәбәр килде. Районыбызга грант буенча 2 проектны раслаганнар. Шуның берсе – Шәмсетдин Күлтәсинеке! Алда тагын да матур, изге эшләр көтә.

Бу күркәм кичәдә мөхтарәм, өлкән укытучыбыз Наилә апа Нуриева, Фәнзия Йосыпова үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар әле дә укучылары белән элемтәдә тора, һәр бәйрәмдә, туган көннәрдә котлашып, аралашып яшиләр. “Укытучының күңеле балаларда, ә балалардан, укучылардан хөрмәт күрү, шулар белән аралашып яшәү җанга рәхәтлек бирә, күңел тула”, - ди Наилә апа.

Шушы клуб бинасы торган урында Кәримә апа Рамазанованың төп йорты иде. Күлтәс авылында туып-үскән, авыр сугыш чоры баласы ул. Аның да язмышы укытучылык белән бәйләнгән. 40 елга якын мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан. Ябынчы авылында, Симетбашта, Кышкарда балаларга аң-белем, тәрбия бирә. Ул минем күңелдә бик җитез, чисталык-пөхтәлек яратучы, таләпчән, бераз кырысрак та, шул ук вакытта йомшак күңелле дә була белә торган, олы ихтирамга лаеклы кеше буларак саклана. Ул минем өчен укытучы буларак та, кайнанам буларак та, хәтеремдә калачак. Кәримә апа Рамазанова белән беррәттән авылыбыздан чыккан башка бик күп укытучыларны искә алдык.

Кичәнең тантаналы өлеше ахырга якынлашканда Роза Шәмсиевна барыбыз исеменнән, шушы кичәне оештыручы Айсылу Мансур кызына зур рәхмәтен белдерде. Безнең Айсылуыбыз да һөнәре буенча укытучы. Күп еллар укытучы булып эшләгән. Бүген ул китапханәне дә, клубны, музейны да алып бара. Гаиләсендә ул яраткан әни, әби дә, тугрылыклы хатын, килен дә. Гаиләсендә генә түгел, Күлтәс авылын дөрләтеп торучы учак та.

Очрашу мул өстәл артында дәвам итте. Күрешеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп күңелләрне бушаттык. Соңыннан истәлеккә фотога төштек. Алдагы көннәрдә дә очрашып торырга язсын! Исән-сау булыйк!

Гөлсинә Хәбибуллина.

Күлтәс-Арча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре