Авылдашларың барын онытма
Марат авыл халкына үзе һәм сугышчан дуслары исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Кәче авылында танылган татар эстрадасы артистлары һәм үзешчәннәр катнашында хәйрия концерты үтте.
Беренче генә тапкыр түгел. Ул үзенчә бер традициягә әверелде. Максаты – махсус хәрби операция зонасындагы авылдашларына ярдәм итү.
– Концерт бик җылы атмосферада үтте. Җырчылар да күп кайтты. Авылдашлар да залны тутырып килгән иде, – диде Кәче мәдәният йорты җитәкчесе Гөлира Шәйдуллина.
Казаннан кайтучыларны аның кызы Динара Шәйдуллина оештырган. Ул көнне сәхнәдә Эльвира Хамматова, Динара Шәйдуллина, Алия Ногманова, Фаил Нигъмәтҗанов, Винер Габдуллин, Тагъзимә Хисмәтуллина, Ильяс Халиков, Гөлүсә Ахунова, Нияз Ахунов, Рүзәл Шәйдуллин, Гөлүс Хәбибрахманов, Шәүкәт Вәлишин, Илдус Саттаров чыгыш ясады. Барлык артистларны да халык бик яратты, алкышларга күмде. Бөтен катнашучыларга да рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче авылдашыбыз Марат Сабиров кыска вакытлы ялга кайткан иде. Концертка аны да чакырдык, – диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.
Марат 1986 елгы. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче төзелештә эшләгән. Хатыны Гөлназ Казан оешмасында хезмәт куя. Ике ул үстерәләр. Региль – алтынчы, Ильяс бишенче сыйныфта укый.
Концерттан 26000 сум акча жыелган. Төрле хәлле гаилә бар, дип, билет бәясен 300 сум итеп куйсалар, теләге булган кеше “Ярдәм янәшә” дигән тартмага өстәмә акчалата ярдәм калдыра алган.
Җыелган акчаны Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев сәхнәгә чакырып алып, ротасына кирәк-ярак алырга, дип, Марат Сабировка тапшырды. “Ярдәм янәшә” дигән тартмада җыелган акчаны да аңа биргәннәр.
– Ул авыл җирлеге бинасында торды әле. 14502 сум акча җыелган иде, – диде Руслан Гәрәев. – Аннан тыш Якты Көн авылыннан Рафис Әхмәдиев күчтәнәчкә умарта балы бирде. Барысын да аңа тапшырдык. Марат авыл халкына үзе һәм сугышчан дуслары исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев