erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылга үзизоляция режимына кайтучылар шашлык пешереп биш йорт яндырган

Ут авылдагы башка йортларга күчмәсен өчен, ике трактор янгын янында җирне сукалый

14 апрельдә Кострома өлкәсендә бер авылда дүрт бакча йорты һәм бер торак йорт янып беткән. Бу турыда «Кострома» телевидениесе хәбәр итте.

Петербургта яшәүче кешеләр Кологривский районындагы Варзенга авылына кайтып, үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши башлый. Алар буш вакытта шашлык пешереп ашамакчы була. Шәһәр кешеләре йорт ишегалдында коры үлән арасына учак ягалар. Шул вакытта очкын агач йортларга күчә.

Янгын сүндерү өчен алты команда килә, алар берничә сәгать дәвамында ут белән көрәшә. Бер йорт, дүрт бакча йорты бөтенләй янып бетә.

Ут авылдагы башка йортларга күчмәсен өчен, ике трактор янгын янында җирне сукалый. Бу тракторларны биредә яшәүче арендатор биреп торган. Бәхеткә, авыл тирәли алдан ук махсус җир полосаларын сукалап куйган булганнар. Алар янгынның якындагы урманга күченә каршы торырга ярдәм иткән. Бу турыда биредәге матбугат чаралары язды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы көннәрдә Кострома өлкәсендәге Никольское авылында бер хатынның битарафлыгы аркасында бер бакча йорты һәм җиде сарай янып көлгә әверелә. Бу хатын җыйган чүп-чарга ут төртә, тик җил булуын исәпкә алмый. Шулай итеп якындагы корылмаларга ут каба.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ут белән сак эш итәргә чакыра.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X