Авыллар бетә дип куркасы юк
Район Иҗтимагый советы даими комиссиясенең (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Наласа авыл җирлегендә үтте.
Наласага керү юлы читендә безне авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды. Авылга кермичә олы юлдан Әтнәгә таба бераз баргач, уңга борылдык. Яңа эшләнгән чишмә янына тукталдык.
– Бу чишмә Наласа авыл җирлеге һәм авылдаш егетләр белән берлектә төзекләндерелде, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – Барлык эшләр үзара салым акчасына башкарылды. Низай–Рәбига чишмәсенең саф һәм тәмле суыннан һәркем авыз итә ала. Олы юлдан үтеп баручыларга да җайлы, монда кереп, чишмә суын алып китә. Су тикшерелде, сыйфаты әйбәт.
Халыкка чишмәдән су алырга җайлы булсын дип, ерак түгел елга яр буендагы чишмә суын бу якка – калкулыкка сузганнар. Тирәсен матур итеп тотып алганнар. Ул тирәдә ике чишмә булган дип тә сөйлиләр. Берсе Низай чишмәсе, икенчесе – Рәбига чишмәсе. Тора-бара, янәсе алар кушылган. Наласа авылында Низаметдин дигән кеше (кушаматы Ыржай Низае) узган гасырның 50нче елларында җәен басуда эшләүче тракторларны су һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин иткән. Ат арбасына зур су мичкәсе урнаштырган. Ул су ала торган әлеге чишмә башта саркып кына аккан. Низай шуны тирәнәйтеп, чишмәнең агуын көчәйткән. Имәннән улак эшләгән. Алдына зур агач чан китереп куйган. Бу чишмәне ул лаеклы ялга киткәнче тәртиптә тоткан. Ә Рәбига чишмәсе – бер авырту кыз булып, гел шушындагы чишмә янына килеп, суын эчә торган була. Шул чишмә янында бакыйлыкка күчкән, дигән фараз да бар. Менә шул кушылган ике чишмәнең суын бу якка сузганнар.
Наласа авыл җирлегенә ике авыл керә: Наласа һәм Урта Бирәзә. Илфира Шакирова шушы авыл җирлегендә 2012 елның җәеннән эшли.
– Кеше иң элек гозере белән авыл җирлегенә килә, – дип сөйли Илфира ханым. – Без сорауларны бергә-бергә хәл итәргә тырышабыз. Җирлектә хәл итеп булмаган мәсьәләләр белән районга, республикага чыгабыз.
Без Наласа мәктәбендә, балалар бакчасында, мәчеттә, мәдәният йортында, китапханәдә, “Игенче” хуҗалыгы үзендә эшләүчеләргә төзеткән яңа йортлар тезелеп киткән урамда, Урта Бирәзәдә фермер Таһир Гобәев гаилә фермасында, ит эшкәртү цехы “Искра” кооперативында булдык. Иҗтимагый совет әгъзалары: “Авыл җирендә дә хәзер менә дигән итеп яшәп була!” – дип сөйләштеләр. Соңыннан Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова: “Арча педагогика көллиятендә эшләгән ветеран педагогларыбыз Сания Сибгатулловна белән Илдус Габдрахманович үз укучылары эшенә сокланып, “безнекеләр!” дип горурланып йөрделәр”, – дип ассызыклап үтте. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган укучыларны һәркайда күрергә мөмкин иде. Илфира Шакирова үзе дә Арча педагогия училищесын тәмамлаган белгеч.
Наласа авыл җирлеге район үзәгеннән 12 км ераклыкта урнашкан. Наласада 229 йорт, 729 кеше яши. Урта Бирәзәдә 98 йорт, 227 кеше яши. Узган ел җирлектә 11 бала туган, 15 кеше бакыйлыкка күчкән. 44 студент белем ала. Мәктәптә 76 бала укый, балалар бакчасында 71 бала тәрбияләнә. 5 пар өйләнешкән. Аерылышучылар юк. Соңгы 10 ел эчендә 46 яңа йорт салынган! Мин бу саннарны ни өчен язам? Билгеле, бу җирлекне күз алдына китерү өчен. Хәзер авыллар бетүгә бара дибез. Ә менә Наласа авыл җирлегендә артуга бара. Җирлекнең район үзәгенә якынлыгы, янәшәдә “Игенче” хуҗалыгы булуы, халыкның яшәү мохитен яхшырту максатыннан тырышып йөрүче Илфира Шакирова кебек җитәкченең эшләве, үзара аңлашып көн итүче тырыш халкы булуы – болар бар да авылны саклап калу өчен мөһим шартлар. “Җирлекнең район үзәгенә якын булуы бер яктан уңайлы булса, икенче яктан кыенлыгы да бар – яшьләр, якын-тирәгә эшкә урнашып, авылдан чыгып та китәргә мөмкиннәр бит! Ә китмәсеннәр өчен, авыл хуҗалыгы программаларыннан файдаланып, йортлар төзергә, аларны эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк, – дип сөйләде җирлек башлыгы. – Һәр көнне телефон аша да, үтеп барышлый да 7-8 сорауны хәл итәбез. Кече фермалар төзү программасы буенча 7 гаилә дәүләт биргән субсидия ярдәмендә терлек абзарларын яңартты. Бу елда кече фермалар төзергә 3 хуҗалык теләк белдерде. 2021 елда сыер асраучы хуҗалыкларга сыер, ат, кәҗәләргә ашлык алу һәм ветеринария хезмәте өчен субсидия – 733400 акча бирелде. Соңгы елларда безнең җирлек дәүләт программаларыннан иң күп файдаланучы булып тора”.
Эшләнгәннәрне саный китсәң, шактый вакытны алыр иде. Без бу турыда язып торабыз. Урта Бирәзәдәге Гобәевлар кече фермасына килгәндә бар да шунда иде. Әлфия, Таһир һәм уллары Илназ. 30 башка исәпләнгән ферма. Ялт иткән. Тирә-юньгә хуш исле печән исе таралган. Терлексез, буш урыннар юк. Түрдә койма белән тотып алынган урында бозаулар. Иҗтимагый совет әгъзалары: “Җирегез бармы?” – дип кызыксындылар. “Юк иде, быел 8 гектар җир алдык”, – дип җавап бирде Гобәевлар. Алып куйган яңа тракторларына күз төште. Иренмәскә, тырышырга кирәк шул.
Ерак түгел ит эшкәртүче “Искра” кооперативы эше белән дә таныштык. Безне Илфир Шакиров каршы алды.
– Авылларда кооперативлар оештыру программалары эшли башлагач, Липецкига барып, авыл хуҗалыгы кооперативларын өйрәнеп кайттым, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – Булмастай эш түгел дип, бу турыда улларыма әйттем. 23 сутый җир алып тотындылар. Бинасын эшләп куйдылар. 3 млн сумлык грантка ит эшкәртү җиһазлары, “Газель” машинасы алдылар.
– Тавык, үрдәк, каз, ат итләре ыслыйбыз, – дип сөйләде Илфир Шакиров. – Колбасалар ясыйбыз. Сатуга Арча кибетләренә куябыз, Казанга да илтәбез.
Йөрәксенеп эшкә тотына да белергә кирәк. Йорт саласыңмы, шәхси эшеңне башлыйсыңмы – җирлек башлыгы Илфира Шакирова кебек идеяне әйтеп торучы һәм шуны тормышка ашыру юлларын күрсәтүче булуы әйбәт. “Игенче” хуҗалыгы баш агрономы Марат Вахитов: “Соңгы вакытта авыллар бөтенләй үзгәрде, – дип сөйләде. – Бер Наласа авылында гына да өч кибет! Кире хуҗалыкка эшкә кайткан яшьләребез бар. Бураннар, карлар була икән – авыл юлларын чистартып торабыз, аны без эшләргә тиеш дип саныйбыз. Юллар, мәктәп, балалар бакчасы булганда авыллар бетә дип куркасы юк”.
Район Иҗтимагый советы Наласа авыл җирлеге эшенә югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев