erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыллар ничек юкка чыга?

Ильяс Фәттахов уйланулары

Бер кичне күрше Наил Нуруллович белән капка төбендә утырганда беткән авыллар турында сүз чыкты. “Кичә басуларны карап йөргәндә Яңа Тормыш авылы яныннан уздык, – дидем. – Язуы гына калган инде, кайчандыр аңа Субаш Аты кешеләре нигез салган булган, диләр“.
– Ә миндә ул авылның әти язып калдырган тарихы бар, – димәсенме, күрше!

Андый истәлекләр, көндәлекләр мине һәрвакыт кызыксындыра. Чөнки кеше хәтере тиз югалучан, ә менә язылганнар – үзе бер хәзинә!
Күрше үзе дә Субаш Аты авылында туган, әтисе Нурулла Гыйниятуллин озак еллар укытучы, директор булып эшләгән.
Яңа Тормыш авылы тарихына кереп киткәнче Нурулла абый туган авылы тарихына туктала. “Субаш Аты  авылы кайчаннан бирле яши соң, дигән сорауга ачык кына җавап бирүе кыен. 1862 елда авыл бөтенләй янып бетә. Елга буена тыгызланып утырган 50–60 йортлы, салам түбәле авылның  җилле көнне янып бетүе өчен күп кирәк булмагандыр. Хәтта мәчете дә янган. Авыл янганнан соң землемер килә, һәр хуҗалыкка каралты-кура, йорт салу өчен 14 сажин (бер сажин – 2,13 метр) җир үлчәп бирә. Урамнарның киңлеген, турылыгын сызып калдыралар. Һәр 6-7 йорттан соң тыкырык калдырыла. Авыл уртасында мәчет һәм мулла йорты өчен урын билгеләнә. Беркемгә дә землемер үлчәвен бозарга рөхсәт ителми.
XIX гасырның 60нчы елларына кадәр авылның төньяк басулары урманлык булган. Соңрак 700–800 метр киңлектә аны кисеп чәчүлек җиргә әверелдергәннәр.

Зират өстендә... ферма

Авылның көньягындагы зират артык борынгы булырга тиешле түгел. Ул зур җирне биләми, анда һәр нәселнең мәетләрен күмә торган аерым урыннар бар иде. Кайбер кешеләр үзләренең туганнары күмелә торган урынны рәшәткә белән әйләндереп алганнар иде. Колхозлар төзелгәч бу зират урынына ат абзарлары, сыер фермалары төзеделәр. Тимерчене шунда китереп салдылар. Анда йорт салучылар да булды. Шулай итеп иске зират урыны юкка чыкты. Йорт салучылар соңрак күченеп беттеләр. Ул зиратка кемнәр күмелгән булгандыр?

Янгынга кадәр зур гаилә булып бергә яшәүчеләр үзләре өчен яңа йорт урыннары алып күченгәннәр, авыл зурайган, 160 хуҗалыкка җиткән. Бер мисал. Валитлар хуҗалыгыннан Сәмигулла, Нурулла, Гыйниятулла, Сөнгатулла, Мөхәммәтша, Хәкимҗан, Нәбиулла хуҗалыклары барлыкка килгән.
Авыл уртасында бик матур мәчет төзелә. Аны Мәңгәр бае салдырган, диләр. Әмма хәзер аның исемен белүче юк инде.  Мәчет ике манаралы итеп эшләнгән иде. Берсе тәбәнәк, икенчесе биек итеп.  Бик матур яшел төскә буялган, түбәсе калай белән ябылган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Салым түләмәсәң – суктыралар 
1960 елларда колхоз рәисе (Орнашбаш кешесе) ике катлы мәктәпне сүттереп, мәчетне шуның урынына клуб итеп үзгәртеп эшләтте. Субаш Аты клубы иске мәчет истәлеге булып тора.
Субаш Аты халкы балта остасы һөнәреннән башка һөнәр белән шөгыльләнмәде. Салым түләү өчен акча кирәк булганга һәр елны ашлык төялгән атлы олаулар белән Казанга барып сатып кайтканнар. Билгеле, үз авызларыннан өзеп, сатарлык ашлыгы булганнар гына шулай эшли алган. Бик ярлы хуҗалыклар да булган, алар салым түли алмаган. Шуңа күрә салым җыючы килгәч урманга качканнар. Кача алмаганнарның ыштаннарын төшереп тал чыбыгы белән суктырганнар. Мәрхүм Вәләкә (Вәлиулла) абзый чыбык суктырылганнан соң айлар буе аягына басып йөри алмаган, дип сөйлиләр.  Бу бик каты җәза булгандыр шул. Шуңа авылдан чыгып качканнар.

Кайбер кешеләрне, нинди гөнаһлары булгандыр, Себергә сөргенгә сөргәннәр. Абдулмәннаф Бикчәнтәевнең Абдулхан дигән малаен сөргенгә җибәргәннәр. Һичшиксез, яшәп килгән тәртипкә риза булмагандыр. Бу 1860–70 еллар тирәсендә була.

Кайбер ишле гаиләдәгеләр кыш көннәрендә Казанга китеп  көнлекле эшләрдә йөри башлыйлар. Аларның кайберләре шунда урнашып та кала. Авылга чәчү һәм урак өстендә генә кайтучылар булган. Бикбовлар нәселеннән булган Мөхетдин сәүдәгәр  булып китә. Үзләренең кибетләрен ачалар. Мөхәррәм Шакиры Кысна авылында кибет ача. Аны Кысна Шакиры дип йөрттеләр. Кадыйр исемле малае күкәй җыеп Казанга алып барып сата иде. Шәйхи халыктан тире җыеп Казанга илтеп сату белән шөгыльләнде. Аларның йорт-җирләре дә башкаларныкыннан аерылып торды. НЭП елларында авылда таза тормышлы, икешәр аты булган, күп санлы хайван асраучы хуҗалыклар барлыкка килде. Кысна Шакиры сарыкларының санын белми, дип сөйләшәләр иде.

Авылга кооперативлар сәүдәсе килеп керү алар эшенә киртә куйды. Халыктан күпмедер күләмдә пай җыйнап товар алып кайтып сата башладылар. Иң кирәкле керосин, тоз, шырпы һ.б. товарлар сатылды. Алар арзанрак та булгандыр, чөнки халыкны бик тиз үзенә җәлеп итте. Вак сәүдәгәрләр үзләренең эшләрен туктаттылар. Авылда таза тормышлы крестьяннарны акрынлап кысрыклау башланды. Авыл кешесенә күтәренке ашлык заданиесе җиткерә башладылар. Артык җир чәчүнең кызыгы бетте, заданиене көч кулланып үтәтүгә тотындылар.
Тырыш кешеләр күп иде авылда. Мәгъсүм, Ибрай ашлык урдыру өчен лабогрейка алып кайтканнар иде. 4–5 хуҗалык бер булып файдаландылар. Галәветдиннең сугу машинасы бар иде.
1927–1928 елларда коллективлашу  башланып китте. Авылларда  үрнәк коллектив хуҗалыклары барлыкка килә башлады. Алар зур авыллардагы кешеләрнең табигатьнең матур урынына күчеп утырулары белән башланды. Монда бигрәк тә укыган, яшь гаиләләр тупланды. Аларга бушка төзү материаллары, атлар, сыерлар, башка терлекләр, техника бирделәр. Мондый уңайлыклар күпләрне кызыктырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев