erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылның байлыгы – кешеләр

...Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сөйләргә телим... М.Мәһдиев.

“Торналар төшкән җирдә“.

Быел алдынгылар слетында “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Яхъя Габидуллинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы“ дигән мактаулы исеме бирелү турында таныклык тапшырганда Мөхәммәт абыйның шул сүзләре искә төште. Гөберчәкнең бүген дә горурланырлык кешеләре бар! Исән булса язучы үзе дә моңа чиксез куаныр иде.

Яхъяны мин күптәннән беләм. Чәчүдә, урак өстендә басуларда еш очрашабыз. Район башлыгы бүләкләрен алмаган елы юк. Шулай да, үзе белән бер аерым очрашып, сөйләшеп утырасы килә иде. Кышын вакыты да иркенрәктер.

Юл уңаеннан ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов белән дә очрашып алдык.

– 2004 елда элеккеге биш хуҗалыкны берләштергән ширкәт оешты, – дип кыскача тарихтан башлады ул сүзен. – 17  авыл, хәлләр мөшкел иде, хезмәт хаклары да бирелмәгән. Әмма, бәхеткә, менә дигән механизаторлар, терлекчеләр бар иде. Шулар белән матур гына эшләп киттек. Күп техникалар алынды, кул тимәгән социаль объектлар калмады. Татарстанда беренче булып 1200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелде. Тәүлеккә 36-38 тонна сөт сава башладык.

Игенчелектәге уңышларыбыз да горурланырлык, бөтен шартларга туры китереп чәчү әйләнеше кертелде, сидераль культуралар чәчүгә, органик ашламалар куллануга игътибар артты. Быел ширкәт тарихында иң зур уңыш – гектардан 45әр центнер, җыйнап алынды.

Ә инде механизаторларыбызга килсәк, алар иртәдән кичкә кадәр фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшлиләр. Яхъя Габидуллин – шуларның берсе. Мин аның 18 ел буе бер көн эштән калганын, берәр эштән баш тартканын хәтерләмим.  Андый хәлләрнең булганы юк. Һәр елны 1-2нче урыннарда булыр. Аңа “МТЗ-1221“ тракторы, “Нью-Холланд“ комбайны беркетелгән. Һаман яңа техника да алып булмый, менә шулар белән ничек матур итеп эшли ул! Алар нәселләре белән тырыш кешеләр. Әтисе  Зәкәрия абый гомере буе терлекчелектә ат җигеп эшләде. Яхъяның хатыны Халидә озак еллар М.Мәһдиев музеен җитәкли. Гаиләләре белән үрнәк алар.

Җитәкченең шундый җылылык белән әйтелгән сүзләренә күңел булып Гөберчәккә юл тоттык. Алдагы көннәрдәге кар-бураннардан соң барып җитеп булырмы, дигән шик тә туган иде. Мөхәммәт абый да авылга керә алмый кире борылып киткән мизгелләрне өзгәләнеп язган бит.  Шөкер, хәзер юллар яхшы, юлчылар машинасы иртәдән килеп җиткән, авылга кадәрге юл – таба кебек. Ә авыл урамнарын җирлекнең үз тракторы чистарта икән, ничә авылга өлгерсен генә. Урамнар табадай булмаса да, үтмәслек түгел.

Ә Яхъяның үз тракторы, без килгәндә капка төпләрен, тирә- якны чистартып куйган иде инде. Йортлары, сарайлары – ялт иткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗа – ачык йөзле, уенын-чынын бергә кушып сөйләшә, андый кеше белән аралашуы рәхәт. Хатыны Халидә дә күптәннән таныш, музейда да күп булган бар, язучы белән бәйле бик күп эзләнүләр алып бара. Газетабызның актив хәбәрчесе дә әле ул.

– Без бу йортны басуга казык кагып салып чыктык, – дип  сөйләделәр алар бер-берсен тулыландырып, хатирәләрне яңартып.

– Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктәге училищеда өч ел укыдым, – ди Яхъя. Икенче курста укыганда комбайнда эшли башладым. Өченче курста укыган елны беренче урынны алдым.

Әнә шулай җиңү яулап армиягә китә егет. Әле аңа кадәр урман кисеп үзе мунча сала. “Төп йортта ул мунча әле дә исән“, – ди ул.

Армиядән кайткач тагын тракторда һәм комбайнда эшләвен дәвам итә. “Аңа гел җиңүче булырга омтылу хас, – ди  хатыны Халидә. – Иртән  иртүк ул балаларны үбеп чыгып китә, кич соң гына кайтып керә дә тагын үтә. Ә алар йоклаган була. Бервакыт сәгать төнге унбер булды – юк  бу, урак вакыты, унике тулды – һаман юк. Бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә барып карыйм. Кая барасың, телефон юк заман, балалар да кечкенә. Сәгать бер булды, ниһаять ике тулганда кайтып керде. “Нәрсә булды? – дип  сорыйм. “Чык төшмичә туктамыйсыз, – диделәр. – Ә чык төшми дә, төшми“.

Яхъя 1993 елда Актанышка комбайн белән барганнарын сөйләп алды. Яңгырлы ел, барып җитеп хәйран ашлык суктыралар. Кайтканда тагын комбайн белән. Шул елны өйләнешәләр дә.

Кунакчыл хуҗалар безне өстәл әзерләп көткәннәр. “Кызыбыз Адилә аш-суга бик оста, – ди Халидә. – Балаларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булып үстеләр, без аларны берни белән дә чикләмәдек“.

Уллары Денисның күптән түгел туйлары булган. Алда тагын да кызыклырак тормыш көтә аларны, оныклар үз балаларыңнан татлы, диләр бит.

– Балалар безнең янга ял итәргә дип түгел, ә булышырга дип кайта, – диләр алар. Абзар тулы мал-туар, пай җирләре бар. Денис мәктәптә укыганда ук әтисе белән комбайнда эшли башлаган. Бүген ул теләсә  кайсы техникага утыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев