erid:2VtzquqpS7d
Авыр хәлдә калган волонтёрга ярдәм кирәк
Арча яңалыклары

Авыр хәлдә калган волонтёрга ярдәм кирәк

Таһирҗанга тернәкләнү өчен көч һәм сабырлык телибез. Ярдәм итә алучылардан битараф калмауларын сорыйбыз.

Күптәннән волонтёрлык белән шөгыльләнгән Таһирҗан Хафизов үзе ярдәмгә мохтаҗ булып калган.

МХО территориясендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә аның автомобиле тулысынча янып юкка чыккан. Таһирҗан үзе исән калган, әмма авыр тән җәрәхәтләре һәм пешүләр алган. Хәзер ул госпитальдә дәвалана. Янгын вакытында шәхси әйберләре һәм документлары да юкка чыккан.

Таһирҗан моңа кадәр гуманитар ярдәмне алгы сызыктагы егетләргә илтүдә катнашкан, күп тапкырлар куркыныч юллардан узган. Бүген исә аның үзенә ярдәм кирәк.

Волонтёрлар аның янына бару, документларын торгызу һәм Россиягә дәвалану һәм тернәкләнү өчен кайтуын оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнергә җыена. Юл һәм яшәү чыгымнарын каплау өчен финанс ярдәме кирәк.

Кемнеңдер акчалата ярдәме, кемнеңдер әлеге хәбәрне таратуы — барысы да мөһим. Һәр игътибар һәм ярдәм авыр хәлдә калган кешегә терәк була ала.

Үзебезнекеләргә битараф булмыйк! Бергәләп ярдәм итик.

💳 Ярдәм җыю өчен реквизитлар:

2202 2063 0382 0547

Алсу Шәйхутдинова

Түләү билгеләмәсендә: «ДАР» дип күрсәтергә.

Бу хакта безга Яңа Кенәрдән волонтер Рашат Сәлихҗанов хәбәр итте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев