Реклама
Арча яңалыклары
Ай-яй, сыерчык сайрап та карый...(ВИДЕО)
Хезмәттәшебез Ильяс Сәхапович фотога, видеога төшергән.
Аларда 16лап сыерчык оясы бар. Кыш буе базардан симәнке алып, терлек майлары белән песнәкләрне, чыпчыкларны (хәтта тукран да килде!) һ.б. кошларны ашатып чыкты. Инде менә хәзер сыерчыклар килде! Бакчада эштән бушаган арада (бал кортлары да тота), эскәмиягә утырып, шуларның җырын тыңлыйм, ди. Табигать, кошлар белән яшәгән кешенең күңеле дә бай, көр була, диләр. Андый кеше оптимист та була. Редакциягә елап шалтыраткан кешеләрнең дә күңелен юата белә ул. Бераздан елап шалтыратучы көлә башлый... Гел зарланып, дөнья беткәндәй йөрүчеләрне җене сөйми. Ул аучылар җәмгыятендә дә. Шулай бервакыт ул берәү белән (исемен әйтмим) чаңгыда юлга чыга. Йомыш белән берәүләргә юл тоталар. Юлдашы юл буе: "Өйдә булмаса нишлибез? Тәгаен өйдә түгел ул. Көн бушка үтә", - дип зарланып, киресен сөйләп бара. Ильяс абый тәмам алҗый юлдашыннан. "Өйдә булмаса кайтып китәрбез. Көнне кара әле син, басу-кырларны - үзе бер могҗиза!" - ди. Менә нинди кеше ул Ильяс Сәхап улы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев