erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бабам, әтием сүзе

Матур язма. Ахыргача укыгыз.

Арчада яшәүче Алисә Ахунова:
"Татар ядкәрләре" Бөтенрәсәй 21 көнлек марафонда катнашып, 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Марафонда сез нәрсәләр эшләдегез, дип сорадык без. " Марафон барышында көн саен билгеләнгән темага фото-видеолар белән үз аккаунтымда язмалар урнаштырып бардым, - диде Алисә. - Төрлесен яздым. Танышу; әбием, әнием тәме; балачак авазлары; гамәлләр даны; балачак-уйнар чак; кыңгыраулы мәктәп еллары; бабам, әтием сүзе; hөнәрле үлмәс; әбием, әнием сүзе; нәселем төсе; күңелем шөгыле, авылым-осталар җире; мин hәм Татар ядкәрләре h.б.". Берничә язмагызны җибәрегезче дип сорадык. Алисә язмаларын җибәрде. Шуларның берсен сезгә дә тәкьдим итәбез.
Бабам, әтием сүзе
“Яхшылык җирдә ятмый” дигән әйтем бар халык телендә.
Кемгә дә булса изгелек кыласың икән, ул изгелек булып әйләнеп кайтачак. Безне сабый чактан ук әти-әниләр яхшылык эшләргә, олыларга мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстерделәр.
Әтием Фәхриев Азат 1964 елда Арча районы Кече Төрнәле авылында Фәхриев Мәгъсумҗан һәм Фәхриева Әлфинур гаиләсендә дөньяга килә. Әби белән бабай 12 ел гына бергә гомер итәләр.
Көннәрдән бер көнне  әбиебез кадерле тормыш иптәшен, әтиебез һәм аның кечкенә энесе әтиләрен югалта.
Әтиләрен югалтканда әтигә 11 яшь булса, энесе мәктәпкә дә кермәгән була.
Әтинең әтисе Мәгьсүм бабай 1975 нче елда 38 яшендә фаҗигале төстә (комбайн астында калган) вафат булган. Әлфинур әбиемә 36 яшь була. Аллаһы Тәгалә бабайны кыска гомерле итеп яралткан булгандыр, күрәсең...
Бабайны җирлисе иртәне, намазда сәҗдәгә киткән җиреннән Мәгьсүм бабайның әнисе Минзифа әбинең дә йөрәге тибүдән туктый. Улының фаҗигасен күтәрә алмый. Йорттан берьюлы ике мәет чыга.

Бөтен авырлык, әлбәттә, әбиебез һәм олы бала (әтием) җилкәсенә төшә. Шушы көннән башлап әти зур тормышны алып баруны үз җилкәсенә ала. Әтиебез: «Әни ни әйтер?», − дип, әнисен кайгыртып яши. Кечкенә энесе өчен дә ул абый гына түгел, ә әтисе урынына да була. Балачактан абый – энем дип, тормышның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп, бер – берсенә терәк һәм таяныч булып яшиләр. Без кечкенәдән әби белән үстек, бер түбә астында яшәдек. Бик кызганыч, әбиебез янында бабаебыз булмады. «Бабай»  сүзен әйтүдән мәхрүм булып үстек без.
Мин гел уйлыйм, бабай булган булса дип...Эххх, бик кызганыч... Бабайлы балачак насыйп булмады шул. «Бабай, син исән булсаң, нинди булыр идең»? Син бик киң күңелле, бала җанлы  булгансың. Әби шулай сөйли иде. Безгә үз киңәшләреңне бирә алмадың, бик кызганыч. 
Минемчә, әби-бабайлы балачак иң рәхәт чак. Кадерләрен генә белеп яшәргә кирәк. Әбиебезне, соңгы көненә кадәр, бөтен авыл халкы хөрмәт итте. Бик акыллы, төпле киңәшләр бирә торган әби иде ул. 
Әтиемә дә нечкә күңеллелек тә нәкъ менә әти-әнисеннән күчкәндер. Тыныч тормышның кадерен белергә, һәр көнгә сөенеп яшәргә, тырыш булырга өйрәтте әти безне. Әтием — һәрчак әниемә терәк. Алар гел бергә эшлиләр, бергә ял итәләр, киңәшләшеп яшиләр. Игелекле, шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булырга, сабыр гына сөйләшергә, ярдәмчел булырга әтидән өйрәндек без. Әтием үзенең бер сүзе, киңәше белән ярдәм итә ала. Барлык сорауларыма да җавап бирә. Мин гел аңа таянам. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез. Әти булганда бернәсә дә куркыныч түгел. Әтиемне бик яратам һәм аның белән горурланам. Балачакта алган әтием дәресләре мине гомерем буе озата барачак. Без үзебез дә инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә.  
Изге эшләр кылып, дөрес юлдан барсак кына безнең киләчәгебез якты, ышанычлы булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре