Бай тарихлы Каенсар
Туган төбәгебезнең чын тарихын барлау, аның күренекле кешеләрен белү һәркем өчен мөһим. Соңгы елларда татар авылларының тарихы белән кызыксынучылар шактый күп. Авыл тарихларын, аларның халкын, элеккеге тормышын туплап китап бастыручылар да артып тора.
Әлбәттә, халкыбыз өчен кирәкле хезмәт бу. Минемчә, һәркем үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә, өйрәнергә тиеш.
Музеебызда төбәк тарихчысы, профессор, бик күп китаплар авторы Фәйзелхак Ислаев һәм аның тормыш иптәше Сания Ислаеваның “Каенсар тарихы” исемле эчтәлекле китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Чарада китап авторы, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Каенсар авылы имам-хатибы Надир хәзрәт, Киров өлкәсеннән Зыятдин хәзрәт, галим, агроном Фоат Закиров, пенсионер укытучы Шафигулла Гарипов, музей хезмәткәрләре, районыбыз китапханәчеләре һәм укытучылары катнашты.
Кичәне Надир хәзрәт ачып җибәрде. Китап язучыларга, китап язганда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт әйтеп, дога кылды.
Китап авторлары - 50 ел бергә яшәүче парлар. Гаилә елында шундый затлы китап бастыру, гаилә иҗаты бик күркәм күренеш. Чарабызның төп кунагы Фәйзелхак Ислаев 16 китап авторы: 2 дәреслек, 6 авыллар тарихы, калганнары тарих белән бәйле китаплар. Үзе Арча ягында туып үсмәсә дә , тормыш иптәше Сания ханымның туган авылы – Каенсар турында язарга була. Әлбәттә, бу зур эш Сания Ислаеваның ярдәменнән башка булмый, чөнки ул Каенсарда туып-үскән, авыл халкы белән якыннан таныш. Китапта урын алган шәҗәрәләрнең барысын да Сания Ислаева эшли.
“Каенсар – кечкенә авыл, ә тарихы искитмәле, тормышның барлык яклары да чагылыш тапкан бу авылда”,- дип горурланып сөйли Фәйзелхак Ислаев. Шулай ук “ Дөрес кеше китап язмый” – дип көлдереп тә алды кунакларны. “Китапның эчтәлеге ярыйсы” , - ди, шул вакытта кичәбез кунаклары бик яхшы, бик яхшы дип күтәреп алдылар. “ Китап язганда ярдәм итүчеләр дә булды, район газетасыннан да күп мәгълүматлар алынды. Анда чын тарих яктыртыла “, - дип район газетасына, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде Фәйзелхак Ислаев .Әйе, дөрестән дә, зур хезмәт, китап 2 телдә язылган, 500 елдан артык тарихы булган авыл тормышы һәр чорда анык итеп тасвирланган, күп гаиләләрнең шәҗәрәләре, фотосурәтләре , репрессия корбаннары, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеге дә урын алган.
Киров төбәгеннән килгән мулла, тарих укытучы, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүче Зыятдин хәзрәт бу кичәгә сөенеп килгән. Ул “ Каенсар авылы” тарихын язганда метрика кәгазьләрен укып бик ярдәм итә. Зыятдин хәзрәт күп кенә Арча авылларының метрика кәгазьен укып биргән шәхес. “Метрика кәгазьләрендәге язуларны танып уку бик авыр, укымыйча да булмый татар тарихының өчтән бере – метрика кәгазьләрендә. Китап язу эше бик авыр, мактыйлар да, сүгәләр дә. Китап сатып байый дигән сүзләр дә күп була “, - дип үз фикерләрен белдерде Зыятдин хәзрәт.
Кичәбезнең кунагы галим , агроном, җирле тарихчы Фоат Закиров та үзенең күңелендә йөрткән уйларын матур итеп кенә әйтеп бирде: “ Тарихны өйрәнмибез, ашыйбыз-эчәбез, дөнья куабыз , ә тарих язу турында уйламыйбыз. Авыл тарихын язу – эскерттән энә эзләү белән бер. Арча районында 127 авыл бар, 19 авылның тарихы гына язылган бүгенге көндә,- дип борчылуын белдерде. Тарих язам дигән кеше үзенә авыр йөк ала. Һәрвакыт борчылып, уйланып йөри. Әлеге китап эчтәлекле, бер артык сүз дә юк, тарих өйрәнелгән, архив документлары җиренә җиткереп эшләнгән, китапның ике телдә язылуы киләчәк буын өчен бик яхшы”.
“Авыллар тарихын язу бик авыр. Мәгълүматлар күп тупланган, юк-бар сүз язылмаган. Киләчәктә дә Арча ягы авылларның тарихын язарга язсын Сезгә “, - дигән сүзләр әйтеп, авторны үсендереп җибәрде ветеран укытучы Шафигулла Гарипов.
Кичәбезгә үзләренең матур җырлары белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Фәхретдинов, Дамир Шакиров ямь өстәделәр. “Каенсар авылы” җырының сүзләрен Сөмбелә Абдуллина, көен Нәзир Фәхретдинов иҗат иткән. Сокланмый мөмкин түгел, кечкенә генә авылның хәтта үз җыры да бар.
“Каенсар тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсе бер сулышта үтеп тә китте. Кичә ахырында “Казан арты”тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова : “ Башкарып чыккан зур хезмәтегез – затлы китап өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Китаптагы мәгълүматлар югалмый, ә гасырлардан гасырларга тапшырыла. Иң мөһиме авыллар яшәсен, тарихлары дәвамлы булсын”,- дигән фикерләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Каенсар авылының тарихы борынгы заманнардан алып XXIгасыр башына кадәр архивларда сакланган чыганакларга, риваятьләргә, авыл халкыннан алынган истәлекләргә нигезләнеп язылган. Китап туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен алтын дәреслек,- дисәк тә ялгышмабыз. Китап авторлары Сания һәм Фәйзелхак Ислаевларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә бу эшләре дәвамлы булсын дигән изге теләктә калабыз!
“Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Хаҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев