Б)акча җимеше. Бәрәңге бәясе ни сәбәпле арта?
Бер ел эчендә Татарстанда бәрәңге бәясе 147 процентка күтәрелгән. Татарстанстат китергән мәгълүматлар әнә шуны күрсәтә. Бер атнада бәрәңгенең уртача бәясе 3,27 сумга артса, апрельдә сикереш 14 процент булган. Сатучылар: «Июньдә бәяләр төшүне көтәргә дә кирәкми», – дисә, белгечләр: «Бәяләр тарихи рекорд куя», – дип чаң кага. Бу хәлләр халыкны җиргә якынайтмасмы?
Алтын бәрәңге Без дә, сату базарындагы хәлләргә бәя бирер өчен, кибетләр челтәрен, базарларны һәм яшелчә киоскларын урап уздык. Әйтик, яңа ачылган «Мәскәү» базарында Чуашстаннан кайтарылган узган елгы уңышның 1 килосын 90–120 сумнан саталар. Азәрбайҗаннарның яңа уңышын 95–150 сумга тәкъдим итәләр. «Пятерочка» кибетендә узган елгы бәрәңге 81,37 тиен булса, яңасы – 100 сум. Тагын бер сату ноктасында икенче икмәккә 85 сум, яңасы өчен 130 сум сорыйлар. – Әйе, бәяләр күтәрелде һәм якын арада төшәр дигән өмет тә юк, – диде яшелчә киоскы хуҗасы Лилия Габдуллина. – Чөнки базарда дефицит күзәтелә. Әлеге вакытта сәүдә базарында бәрәңгенең иске һәм яңа уңышын саталар. Тик ялганлап тәкъдим итүчеләр дә бар. Әйтик, бик популяр сәүдә челтәрләрендә иске бәрәңгене Мисырдан кайтарылган яңа уңыш дип саталар. Тик тышкы кыяфәтенә караганда, киштәдә нинди бәрәңге икәнен чамалау кыен түгел. Яшелчә киоскларында аның бер килосы 100 сум тирәсе тора. Азәрбайҗан бәрәңгесенең күпләп сатып алу бәясе 75 сум, Дагыстанныкының яңа уңышы – 85, искесе 75 сум тирәсе йөри. Кибетләрдә һәм яшелчә павильоннарында, билгеле инде, бәяләр бермә-бер артыграк. Сәбәпләре Бәрәңге бәясе ни сәбәпле арта соң? Республиканың танылган фермеры Минталип Миңнеханов фикеренчә, бәрәңге базары күчеш чоры кичерә. Хуҗалыклар саклауга куелган яшелчәләрнең бәяләрен арттырып сата. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да моның сезонлы күренеш булуын әйтте. – Бәрәңге бәясе бу чорда ел да бераз күтәрелеп ала. Бу – һәр сезонда кабатлана торган гадәти күренеш, – дип аңлаттылар министрлыкта. – Язга бәрәңге запаслары кими, кибет киштәләрендә читтән, бигрәк тә көньяктан кайтарылган продукция артканнан-арта бара. Әлбәттә, машина белән кайтарту, таможня җыемнары һәм башка чыгымнар кулланучыга барып җитә торган товарларның ахыргы бәясенә йогынты ясый. Министрлык хәзерге вакытта Татарстанда яшелчәчелек белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларның, бик тырышып, бәрәңге утыртуын белдерде. – Якын араларда бәяләрнең тотрыклануын көтәбез, чөнки җәй көне бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортлары кайта башлый. Ә көзен сату базары үзебездә үскән яңа бәрәңге белән тулыланачак, бәя һәм тәкъдим тигезләнәчәк, – диделәр министрлыкта. Буш бакча Ә менә бәрәңге һәм яшелчә базары катнашучылары союзы директоры Алексей Красильников, бәрәңге бәясе арту бакчалар саны кимүгә бәйле булырга мөмкин, дип фаразлаган. Аның сүзләренчә, 2000 нче еллар башында теркәлгән статистика 95 процент бәрәңгенең бакчаларда үстерелгән булуын күрсәткән. Хәзер исә бу күрсәткеч – нибары 50–60 процент кына. Базарның калган өлешен фермерлар һәм эре хуҗалыклар тәэмин итә. – 2006 һәм 2016 елларда уздырылган бөтенроссия халык санын алу да, 2021 елда авыл хуҗалыгында кече исәпкә алу да соңгы елларда халыкның бәрәңге үстерми башлавын күрсәтте. Бер исәпкә алудан икенчесенә кадәр шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган яшелчә якынча 1 млн тоннага кимеп бара. Ләкин әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Төгәлрәк саннарны 2027 елда узачак исәпкә алуда ачыкларга мөмкин булачак, – дигән Алексей Красильников URA.RU басмасына биргән әңгәмәсендә. Әлеге фикерне Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та куәтләде. – Соңгы бер-ике елда республикада бәрәңгедән ихтыяҗны канәгатьләндерерлек югары уңыш алып булмый. Соңгы елларда бәрәңге бакчалары болай да кимеде. Зур бакчаларның бер өлешенә печән, азык чөгендере яки кабак утырта башладылар. Икенче икмәк үстерүнең, бердән, мәшәкате күп булса, икенчедән, саклау авыр. Шуңа күрә бәрәңге игү хәзер башлыча аграрийлар, фермерлар кулына калып бара. Фермерлардан Дәүләтов, Аппаков, Миңнеханов булса, хуҗалыклардан «Нармонка», «Кырлай», «Чистополье», – диде белгеч. Моннан тыш, Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, чит ил сортлары белән кушылган бәрәңгенең сыйфаты начарланды. – Быел моңа кадәр күрелмәгән бер күренеш күзәтелде: халык шыттырырга дип чыгарган бәрәңгенең үрмәвеннән зарлана. Бу – галимнәр тарафыннан өйрәнелергә тиешле тагын бер зур өлкә. Үзебезнең селекция аксый. Боларның барысы да бәрәңге бәясенә йогынты ясый, – диде ул. Минталип Миңнеханов фикеренчә, бакчада бәрәңге үстерүнең хикмәте ашауда гына түгел. – Батып баручы кеше үз-үзен коткарырга тиеш. 10–15 ел элек һәркемнең базында үзенә һәм баласына, туганнарына җитәрлек бәрәңге була торган иде. Хәзер бар да баеды. «Җәфаланмыйм, сатып кына алам мин», – ди. Тик монда бит «хезмәт тәрбиясе» дигән әйбер дә бар. Менә без яшелчәчелек белән шөгыльләнәбез, кирәк булса, капка төбенә машина арбасы белән кайтарып бушату мөмкинлегем бар. Тик үз хуҗалыгыбызда да бәрәңгесе дә, суган-кишере дә, кәбестәсе дә үсә. Чөнки хатынга – хәрәкәт, оныкларга хезмәт кирәк. Халык та кузгала башлады шикелле, чөнки соңгы елларда без орлыклык бәрәңгене күбрәк сатабыз. Дөнья хәлен белеп булмый, алга таба ни булыр? Шуңа күрә саламны үзебезгә алдан түшәп кую ягын кайгыртсак, яхшырак булыр, – ди аксакал фермер. Бу уңайдан гади авыл агае ни уйлый икән соң? – Балалар Казандагы бәрәңге бәяләрен кайтып сөйләп, шаккатыра инде. Цитрус бәясе бит инде бу. Тик аңа карап кына халык бәрәңге мәйданнарын күпләп арттыра башлар, дип уйламыйм, – ди Әгерҗе районында яшәүче Зариф Хөсәенов. – Безнең киметкән юк анысы, киресенчә, күршедә ташландык булып яткан бакчаны эшкәртеп, шунда бәрәңге һәм кабак утырттык. Тик авылда безнең кебекләр юк дәрәҗәсендә. Соңгы елларда күпләр, сәламәтлекләренә бәйле, бәрәңгене азрак үстерә башлады. Менә әле быел гына күршеләребез дә азрак утыртты. «Балалар шулай куша. Эшеннән дә курыкмыйбыз, тик җәй буе колорадо коңгызына каршы көрәшү тәмам арытты», – диделәр. Кертү һәм чыгару Белгечләр безгә бәрәңгенең Мисыр белән Белоруссиядән күп керүен әйтте. Моннан тыш, Татарстан халкы Чуашстан, Удмуртия бәрәңгесен ашый. Ә үзебезнең җитештерүчеләрнекен урнаштыру авыр. – Узган ел Казахстан, Азәрбайҗанга чыгару мөмкинлеге булды да шунда саттык. Без генә түгел, бәрәңге үстергән күп эре хуҗалыклар шулай эшләде. Үзебезнең яшелчәләр башлыча Чаллыдагы мәктәп, балалар бакчасы ашханәләренә, кибетләргә китә. Шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына да җибәрәбез, – диде Минталип Миңнеханов. – Мәйданын арттыра алмадык, чөнки җир җитми. Ә Татарстанның башка эре хуҗалыкларында бәрәңге мәйданнары артып килә, анысы өчен министрлыкка рәхмәт. Яшелчәчелек юнәлешендә «Чистополье», «Кырлай» хуҗалыклары бик яхшы эшли. Һава торышы хәзерге кебек уңай торса, уңыш та яхшы булыр, иншалла. Инде хәзер бәрәңге эшкәртүне җайга салырга кирәк. Бу турыда гел әйтеп киләм инде мин. Чөнки ул предприятие өчен дә, республика өчен дә отышлы. Сатып алучыга да әзер продукция алу файдалы булыр иде. Мәсәлән, чәчүләр беткәч, узган ел без вак бәрәңгене Чуашстанга ташыдык, чөнки анда крахмал ясый торган завод бар. Фермерның фикерен икътисадчы да куәтләде. – Читтән кертү һәм читкә чыгару гел булган һәм булачак, – ди Илгизәр Гайнетдинов. – Бәрәңгене үстерү генә түгел, аны дөрес итеп саклый да белергә кирәк бит әле. Ә бездә саклагычлар җитеп бетми. Эшкәртү дә юк. Әрәм булып ятканчы, хуҗалыкларның читкә чыгарып, акча эшләүләре яхшырак, әлбәттә. Чөнки бер гектар бәрәңге үстерүгә 200 мең сум тирәсе (бәлки күбрәктер дә әле) чыгым китә. Шәхси хуҗалыклар күпләп үстергән очракта, аларныкын да җыюны җайга салырга кирәк. Сан – Россиялеләр елына 8,5 млн тонна бәрәңге куллана. Аларның якынча 3,5 млн тоннасы шәхси бакчаларда үстерелә. Татарстанда бер кеше елына 130 кг тирәсе бәрәңге ашый. – Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядән якынча 500 мең тонна бәрәңге читкә чыгарыла һәм шулай ук кертелә дә. Шул ук вакытта быел гыйнвардан майга кадәр читтән (Кытай, Мисыр, Пакыстан, Белоруссия) 350 мең тонна бәрәңге кайтарылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/170998/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев