Бакча җиләгеннән компот кайнатабыз (рецепт)
Уртача зурлыктагы җиләкләрне юып, чистартып, киптерәбез.
3 литр җиләк компотына: 1-1,5 ст җиләк, 1 ст шикәр комы, 5 г ванилин, 2,5 - 3 л су.
Җиләк белән шикәр комын стерильләнгән банкага салып, өстенә кайнаган су коябыз һәм капкач белән яхшылап ябабыз. Унбиш минуттан банкадагы суны кәстрүлгә бушатып, ванилин өстибез һәм биш минут кайнатып алабыз. Хуш исле суны җиләкле банкага салабыз, капкач белән ябабыз һәм тастымалга төреп, каплап куябыз.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/kompoti-so--kompoti-356430/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев