erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бал кортларына паспорт ясаячаклар

Хуҗасы, урыны һәм умарта күчләренең саны турындагы мәгълүмат булган документны һәр умартачылыкка бирәчәкләр.

Быел февраль аенда Татарстанның барлык умарталыклары умартачылык паспортлары алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде.

«Февраль дәвамында без барлык умартачылыкларга паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Әлегә бу процедураны тулысынча колачлап алган бер генә төбәк тә юк. Татарстанда без бу эшне быелның гыйнварында башладык», - дип сөйләде Динмөхәммәтов.

Аның сүзләренчә, процесс узган җәйдә бөтен илгә кагылган хәл - басуларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының күпләп үлүенә бәйле. Алга таба мәгълүмат системасы ярдәмендә республикада булган барлык умарталыкларны күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X