«Балачак иленнән» дигән кичә узды
Хәтердә сакланыр
Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Бүген шундый бер бәхетле кешебез, балалар күңелен аңлый белүче, алар әйтәсе килгәнне ялт итеп әйтеп бирүче балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова – Шәрәпова – Иске Чүриле урта мәктәбендә кунакта! «Мин – балачак иленнән!” - дип исемләнгән очрашу кичәсе Йолдыз Шәрәпованың тормыш мизгелләрен, күпкырлы иҗатын чагылдырды. Укучылар аның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Йолдыз апа да үзенең балачак истәлекләре белән уртаклашты, укучыларга матур шигырьләрен укыды, киңәшләрен бирде. Әлеге җылы, эчкерсез очрашу укучылар күңелендә дә озак сакланыр.
Ләйсән Вәлиева,
Иске Чүриле мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев