Балачак хатирәләре күңелгә сеңеп кала
Мирҗәм авылында тау астында, елга буенда, табигатьнең бик матур урынында балалар җыены гөрләп узды.
Нәкъ Корбан гаете көненә туры килде ул. Авыл халкы өчен икеләтә бәйрәм булды.
Бу авылның үзенә генә хас матур гореф-гадәтләре бар. Килен булып төшкән елларда аптырый да идем әле. Кечкенә генә авыл, ничек матур көн күрә! Бәйрәмнәр булса, кечкенә генә клуб яны шау итеп тора. Олысы-кечесе шунда җыела. Концертлар, кичәләр булса, ул клуб эче шыплап тула. Чын күңелдән бирелеп, уч төпләре арганчы алкышлап утырган тамашачы тагын кайда бар икән? Авыл яшьләре җыелып чишмә буенда да бәйрәм итәләр.
Ә Корбан гаете анда ничек үтә?! Ул көнне дә авылга бөтен кеше кайта. Чаллы, Казан, Арча, Балтачта яшәүчеләр дә. Йөзгә якын кеше җыела. Авылның һәр урамы башыннан йорт саен диярлек туктап тәкъбир әйтеп киләләр. Шул тирәдә яшәүчеләр аларга чыгып кушыла. Ахыр чиктә ике зур төркем хасил була. Алар мәчет каршында очраша. Бу матур гадәт элек-электән сакланып килгән. Авыл кешеләре әйтүенчә, хәтта дин рөхсәт ителмәгән совет заманнарында да тукталмаган.
Авыл башында тау астында ел да Сабантуе уза иде. Дөнья кадәр халык җыела. Тирә-як авылларда яшәүчеләр шунда агыла. Очрашулар, аралашулар, күрешүләр урыны ул. Кырык эшең кырык якта ярылып ятсын, әмма анда кайтмый калу ярамый. Тик соңгы вакытта сабантуе берләштереп үткәрелә. Мирҗәм авыл башындагы үзәнлек тә тынып калгандай булды. Әмма озакка түгел. Балалар өчен җыеннар оештырыла башлады. Исеме балалар өчен, әмма анда тагын бөтен авыл җыела.
Бу юлы балалар җыенын Корбан гаете көненә, бөтен халык дәррәү кайткан вакытка туры китергәннәр, Корбан гаетенә багышлаганнар. Башлап йөрүчеләре – авыл яшьләре Наил Сибагатуллин, Ранил Гарифуллин, Алмаз Рәхимов. Җыенны авыл имамы Садыйк хәзрәт ачып җибәрде. Балалар Коръән укыды. Аннан төрле ярышлар, спорт уеннары, бәйгеләр башланып китте.
Кыр кухнясына кадәр бар иде. Анда коймаклар пешеп, өч урында самовар кайнап торды. Күпереп пешкән коймак белән сыйланып, авызны пешерә-пешерә чәй эчтеләр. Аерым бер урында Корбан итеннән пылау пеште.
Җиңүчеләр бүләкләрсез дә калмады. Аларны алу өчен акчаны авыл яшьләре биргән. Ранил Җәмилов әнә зур әтәчне куып тотты. Үзенә биреп тә кайтардылар.
– Балалар рәхәтләнде инде, күңелләре булганчы уйнадылар. Шундый бәйрәмнәр оештыручылар булганда авыл бетмәячәк әле. Балаларны шатландырган өчен авыл яшьләренә зур рәхмәт, – диде Сәвия Җәмилова.
– Күпме хатирәләр яңарды! Балачаклар искә төште, – диде Ринат Сафин. – Насыйп абый Мөхәммәтҗанов белән очрашып сөйләшеп тордык. Үзе язган шигырьләрен дә бирде әле. Ул хезмәт итәргә киткән җиреннән Мурманскида калган иде. Шунда гомер итте. Балтачка кайтканына да ун еллап үтте инде. Аның әтисе Нургаян абый тегермәндә эшли иде. Хәтерлим әле, без, балалар, тегермәнгә җыелабыз да, борчак, бодай кыздырып ашыйбыз. Шунда барырга атлыгып тора идек бит. Ә әнисе Рауза апа нинди тәмле ипи пешереп сыйлый иде. Аның тәме, хуш исе әле дә онытылмый. Балачак хатирәләре гомергә күңелгә сеңеп кала шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев