http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Балага эссе какканда беренче ярдәм чаралары

«Балага кояш кагуның беренче билгеләре — баланың тәне кызара, температурасы күтәрелә, хәле китә, сару кайнау, көйсезләнү, еш сулыш алу, көзән җыеру, аңын җую да булырга мөмкин», — диде табиб.

Балага эссе какса, беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Бу хакта Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

«Балага кояш кагуның беренче билгеләре — баланың тәне кызара, температурасы күтәрелә, хәле китә, сару кайнау, көйсезләнү, еш сулыш алу, көзән җыеру, аңын җую да булырга мөмкин», — диде.

Роза Алимова сүзләренчә, балада шушы билгеләр булса, киемен салдырырга, яткырырга, я дымлы салфетка, я юеш чүпрәк белән сөртергә, һәр 5-10 минут саен су эчерергә кирәк. Аңын югалтса, ашыгыч ярдәм чакырту зарур.

Реклама

Республика балалар клиник хастаханәсе участок педиатры Мария Петрова исә, кечкенә балаларга кояшта кызыну кирәкми, дип саный. Бары тик 10-12 яшьтән генә иртән-кич кызынырга рөхсәт. «Сәгать 12дән 4кә кадәр, эссе илләрдә 11дән 5кә кадәр кояш астында кызынудан тыелып торырга кирәк. 20 минут кояшта булсаң, аннары суга керергә кирәк», — диде белгеч.

Мария Петрова өч яшькә кадәр балаларга эсседә 15-20 минуттан артыграк торырга ярамаганлыгын әйтте. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев