«Бәләкәч - фест» фестивалендә арчалар уңыш яулый
Бу фестивальдә Югары Оры авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе уңыш яулады. Безгә бу турыда әниләре Ландыш Сафиуллина хәбәр итте.
Казанда "Елмай" паркында Сафиуллиннар гаиләсе уңышка иреште. Югары Оры авылыннан Самат Сафиуллин "Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан әкиятләре коляскасы" номинациясендә 1нче урынны алды. Әнисе Ландыш: "Балаларны бәйгедә катнаштырасым килде, - дип сөйли - Образлар булдырдык. Ирем Салават "Аю" агрофирмасында баш ветврач. Улыбыз Самат "былтыр" образында сэхнэдэ чыгыш ясады, жюри әгьзалары белэн матур итеп күреште. Ә безнең Мәдинә кызыбыз фестивальнең иң нәни катнашучысы булды. Ул безнең быел 20 февральдә туды".
Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев