erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар белән БДИ тапшырып караган укытучының коты очкан

Красноярскида химия укытучысы Ольга Юмашева экспримент реәвешендә БДИны укучылары белән бергә тапшырып карарга уйлаган.

Биремнәрнең авыр һәм катлаулы булуга аның исе киткән, билгеләнгән вакыт эчендә имтиханны ул чак-чак язып өлгергән. Бу хакта төбәкнең NGS24 бсамасы хәбәр итә.

“Мескен балалар! Кайсыбер биремнәрне мин гомеремдә тәүге тапкыр күрәм. Әлбәттә, логикага таянып, мин нәрсәдер яздым, әмма дөрестерме-юкмы икәнен белмим! Беренче өлешне чишә алдым, әмма икенче өлеше гади түгел шул”, — дип сөйли укытучы.

Педагог сүзләре буенча, ул 100дән ким дигәндә 85 баллга өмет итә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юмашева шуны да искәртә, хәзер, укучыларны БДИга әзерләгәндә, ул шәхси тәҗрибәсенә таянып эш итәчәк.

Шулай, дуслар!  Ә ул БДИны уйлап чыгарганнар ул биремнәрне үзләре чишеп карады микән әле? 5 сыйныфтан алып БДИ тапшырырга махсус өйрәтмәсәләр, Русия мәктәпләре укучылары аны  яза да алмас иде. Килешәсезме?

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Balalar-bel-n-BDI-tapshirip-karagan-ukituchini-koti-ochkan-370947/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X