Балалар да авырый
Олылар гына түгел, балалар да авырый. Салкын тиеп кенә түгел, коронавирус белән дә.
Хәлне ачыклар өчен район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясенә бардык. Район педиатры Алсу Кузнецова белән сөйләштек.
Балалар консультациясенә керү-чыгу ишеге бикле булып чыкты. Чөнки инфекция бүлеген киңәйткәннәр. Ишегенә, керү арттан ишегалды ягыннан, дип язып куелган.
Әле кайчан гына ике ишектән йөриләр иде. Төп ишектән сәламәт балалары белән әти-әниләр үтә, ә ишегалды ягыннан авыру балалар өчен керү ишеге билгеләнгән иде. Ә хәзер бар да ишегалды ягындагы ишектән йөри. Әмма авыруларны һәм сәламәтләрне аерым табиблар кабул итә.
Район педиатры Алсу Альбертовнаның балаларны кабул итү сәгате үткән иде инде. Йөзендә ару билгеләре. “Арыгансыз ахры”, – дим хәленә керергә тырышып.
– Эш күп, – диде Алсу Альбертовна. Бераздан без ачылып китеп сөйләшә идек инде.
– Пандемияне без бары тик барыбыз бергә берләшеп кенә җиңә алабыз, – диде Алсу Альбертовна. – Коронавирус бик куркыныч инфекция. Күпме кеше авырый, үлә. Аны туктатуның бердәнбер юлы – вакцина. Вакцина ул иммунитетны чыныктыру дигән сүз. 80 яшьлек әти, үзем һәм гаиләм дә, якыннарым да ясатты аны. Вакцина ясатмау – бу бит җинаятькә тиң! Син үзеңне генә түгел, якыннарыңны куркыныч астына куясың! Без бит әби-бабайларыбызны үтерәбез! Хәзер менә коронавирус белән балалар авырый. Үпкә ялкынсынуы ачыкланган һәм чир катлауланып киткән очракта балаларны дәваланырга Казан клиникаларына озатабыз. Чирне җиңелрәк кичергәннәрне үзебез дәвалыйбыз. Каты авырыйлар. Авыруларны кабул итү бүлмәсеннән уртача көнгә 30–40 бала үтә. Күп очракта салкын тиюләр күзәтелә.
– Әти-әниләргә ни диярсез?
– Бала йөткерә, башы авырта, борыны йомшый башлауга табибка килергә кирәк. Кайбер әти-әниләр үзлекләреннән баланы дәвалый башлыйлар. Табиб рөхсәтеннән башка антибиотик бирәләр. Нинди хәл инде бу, ә?! Безгә килгәч, мин антибиотик эчерәм инде, диләр. Кабатлап әйтәм, үзлегеңнән баланы дәваларга ярамый. Нәрсә булмас. Ул гынамы, авырткан баланы балалар бакчасына илтәләр, мәктәпкә җибәрәләр. Шуннан тарала чир. Гаиләдә бала бар икән, һичшиксез олыларга вакцина ясатырга кирәк. Бала инфекция йөртүче булырга (гадәттә бу шулай) һәм чирне гаиләнең башка әгъзаларына йоктырырга мөмкин.
– Ә ничек сакланырга?
– Үзеңне дә, балаларны да сак-
ларга кирәк. Кеше күп җиргә бармаска. Бала белән зур сәүдә комплексларына барудан, күп җыелып, туган көннәр үткәрүдән тыелып торырга. Җәмәгать урыннарында балага да битлек кияргә. Өйгә кайткач, авыз, борынны чайкарга, кулларны сабынлап юарга. Бүлмәләрне җилләтеп торырга, коры һаваны дымлатып тору өчен савытлар белән су куярга яки дымлаткыч сатып алырга. Күбрәк табигатькә чыгарга, һава суларга. Бала саф һавада йөгерсен, туп уйнасын, олыраклар спорт белән шөгыльләнсен. Ә менә артык шөгыль: түгәрәкләр, секцияләр, репетиторларга йөрүләр белән мавыгырга ярамый. Бакчада да шөгыль җитәрлек. Ә мәктәптә укый башлагач, өстәмә рәвештә бер шөгыль җитә. Мисал өчен, я ул рәсемгә йөрсен, я биюгә, я футболга... Бары тик берсен генә сайларга! Ә әти-әниләр баласын тотып, кая гына йөгерми: берсеннән ала, икенчесенә чаба... Нәтиҗәдә баланың нервысы какшый, бу үсә-үсә проблемага әйләнергә һәм бала бәхетсез булырга мөмкин. Баланы балачактан аермагыз!
– Туклану буенча да киңәшләрегез.
– Яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, төрле боткалар, сөт, балык, ит ризыклары – ризык төрле булырга тиеш. Кимендә көнгә ике алма ашарга.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев