erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга түләүләрдә үзгәрешләр

Хөкүмәт җитәкчеләре дә бу хакта уйга калган. Балаларга түләүләргә кагылышлы законнар шул хакта сөйли.

 

2019 елда Арча районында 405 бала теркәлгән. 2018 елда ул – 411, 2009 елда 618 булган. Балалар санының кимүе тормыш шартлары белән бәйле. Баланы табу белән генә түгел, аны үстерәсе дә бар. Ә ул бик күп чыгымнар сорый. Киемнәр кыйммәт, балалар бакчаларына түләүләр артканнан-арта, коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында әйтеп тә торасы юк, даруханәләрнең янына бара торган түгел... Шул ук вакытта хезмәт хаклары бер урында таптана, эшсезлек чәчәк ата. Әти-әни барысы турында да уйлап, мөмкинлекләрен барлаганнан соң гына бер карарга килә. “Бала табып, хәерче арттырмыйм әле”, – дигән сүзләрне еш ишетәбез.

Хөкүмәт җитәкчеләре дә бу хакта уйга калган. Балаларга түләүләргә кагылышлы законнар шул хакта сөйли.  

Бала табу йортыннан бүләк

2020 елның 1 гыйварыннан яңа туган сабыйларга бала табу йортында балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы бирелә. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә эшләнә. Әмма ул барлык балаларга да эләкми. Аның өчен гаиләдәге җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (әйтик, бүген ул 9295 сум) артмаска, гаилә Татарстан Республикасында даими яшәгән булырга тиеш.  

Гаиләнең җан башына уртача кереме гариза биргән айдан алдагы өч айның уртача кеременнән чыгып исәпләнә. Мәсәлән, гаиләдә өч кеше (берсе туачак бала) икән, һәрберсенең өч айлык кереме кушыла һәм өчкә бүленә. Җан башына өч айлык уртача керем килеп чыга. Бер айлык керемне белү өчен шушы санны гаиләдәге кешеләр санына, бу очракта өчкә бүләргә кирәк. Җан башына уртача керемне исәпләгәндә алимент акчасы да (ир белән хатын аерым яшәсә), балалары булып, пособие алсалар, алар суммасы да, декрет акчасы да керә.

Бүләкләр җыелмасын алу өчен бала тудыру йортына нинди документлар бирергә кирәк? Гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында белешмә, бала тудыру йортыннан читтә туган очракта бала тууны раслаучы документ, ул очракта башка бала тудыру йортыннан бүләк җыелмасы алынмау турында да белешмә, бала туу турында таныклык күчермәсе (уллыкка алу). Гаиләнең җан башына уртача керем күләме турындагы белешмә алу өчен яшәү урынындагы халыкны социаль яклау бүлекчәсенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: гариза, аны биргән айны кертмичә алдагы өч айга гаиләнең кереме турындагы документлар, шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә рөхсәт, йөклелек чорында хатын-кыз исәптә торган медицина оешмасыннан белешмә, әти-әни тору урыныннан читтә язылышкан булса, язылышу турындагы таныклыкның күчермәсе, бала чит төбәктә теркәлгән булса, аның туу турында таныклыгының күчермәсе, паспорт һәм башкалар. Аларның тулы исемлеге бала табарга җыенучы хатын-кызга хатын-кызлар консультациясеннән бирелә яки халыкны социаль яклау бүлегендә белешергә була.

Чыгарылыш көнендә бүләк җыелмасы алынмаган очракта аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин.

3 яшькә кадәр пособие бирелә

Элек балага яшь ярым булганчы пособие түләнә иде. 2019 елның 2 августында “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр” турындагы 305нче Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер 2018 елдан соң туган беренче балага пособие өч яшь тулганчы түләнә. Бу түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең бер әгъзасы өчен яшәү минимумының ике күрсәткеченнән артмаган уртача кереме белән исәпләнә. Шул рәвешле, 2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре 60510 сумнан ким булган һәм беренче балалары туган гаиләләр бу түләүгә дәгъва кыла ала. Алар әлеге түләүләрне балага өч яшь тулганчы алачак. Дөрес, һәр ел тулы пакет документлар тапшырырга кирәк булачак. 2020 елның 1 гыйнварыннан түләүнең суммасы 9373 сум.

3 яшькә кадәрге “Путин” пособиесе икенче балага да бар, әмма аның буенча Пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр бар. 25 яшькә кадәрге авыл хатын-кызларына беренче балалары туганда 50 мең, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче бала туганда 100 мең сум акча түләү каралган.

Гаиләдә биш яки күбрәк бала булса

Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге һәр кешенең керемен яшәү минимумына җиткерү өчен пособие кертелә.

Мондый гаи­ләләр үзләренә тиешле ярдәм­не алыр өчен, яшәү урынындагы социаль яклау бүлекләренә мөрәҗә­гать итәргә тиеш. Пособиеләрне бер гаиләнең җан башына туры килгән уртача керемен исәпләп билгели­ләр. Әгәр керем яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаиләдәге һәр кеше башына беренче алты айга яшәү минимумына җиткереп пособие билгеләнә. Аны ничек исәплиләр соң? Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре түбәндәгечә аңлатты. “Мәсәлән, гаиләдә 18 яше тулмаган 5 бала һәм әти-әни бар. Бырысы 7 кеше. 5х9228 (бу баланың яшәү минимумы)+9920х2 (эшкә яраклы кешеләрнең яшәү минимумы)= 46140+19840=65980. Шушы санны 7 кешегә бүләбез. Гаиләнең яшәү минимумы 9425.72 сум килеп чыга. Соңгы өч айга гаиләнең гомуми кереме, мәсәлән, 150 мең сум, ди. 150000:3:7=7143 чыкты. 9425.72–7143=2282.73 сум була. 2282.73не 7гә тапкырлыйбыз, 15979 сум килеп чыга. Гаиләгә айлык пособие. Шуны да әйтергә кирәк, гаиләнең керем буенча биргән мәгълүматлары социаль яклау бүлеге тарафыннан комиссия белән урынга чыгып тикшерелә”.  Әмма гаиләдәге биш баланың берсенә алты ай эчендә 18 яшь тулса, пособие бирү шул ай белән туктатыла.  

– Әйтик, гаиләдә әти кеше эшләми яки шабашник, әни дә эшләми, өйдә утыра, ди. Ул очракта ничек?

– Беренче чиратта гариза бирер алдыннан үзенең соңгы өч айлык кеременә декларация бирә. Пособие билгеләнгәннән соң бер ай эчендә әти я әни кеше рәсми рәвештә эшкә урнашырга тиеш була. Юк икән, пособие бер ай гына бирелә, аннан туктатыла. Дәвам итсен өчен эшкә керүе турында белешмә алып килә.

Өстәмә түләүләр

2020 елның 1 гыйнварыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанда балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр һәм үзгәрешләр кертелә. Беренчедән, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвеннән тулысынча азат ителә. Дөресрәге, алар балалар бакчасы өчен тулысынча түли, ул акча халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан тулысынча кире кайтарыла.

Икенчедән, ничә бала булуга карамастан, иң кечкенәсенә 3 яшь тулмаган һәм керемнәре яшәү минимумыннан аз булган гаиләләргә дарулар алу өчен ел саен алты айдан алты айга 5әр мең сум акча күчерелә.

Хәзер теләсә кайсы гаиләдә дарулар өчен тотылган акча гомуми бюджетның бер өлешен алып тора. Мондый чыгымнар бигрәк тә кечкенә балалар тәрбияләгән гаиләләрдә сизелә. Шуңа күрә өч яшьтән кечерәк балалары булган аз керемле гаиләләр өчен бу яңалык зур ярдәм булачак.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X