Балаларга уенның файдасы
Апаздан хәбәрләр
Балалар бакчасында уен технологиясе.
Балалар бакчасында уен аша баланының иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә әйләнә- тирә мохит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уен балаларны тәрбияләүдә иң мөһим чара булып тора.
Мәктәпкәчә – яшьтәге балалар өчен уен дөньяны танып белү һәм физик чыныгу чарасы. Кечкенә вакыттан алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уен ярдәмендә бала көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтиярлы булып үсә.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы – рольле, музыкаль, дидактик уеннар, үстерешле танып белү уеннары. Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, яки хәрәкәтләнү осталыгын үстерсә, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.
Мәктәпкәчә – яшьтә яңа белемнәр уен барышында уңышлырак үзләштерелә. Балалар алдына куелган белем бирү бурычының уен формасында бирелеше зур өстенлеккә ия, чөнки уен барышында яңа белемнәр һәм эшчәнлек ысулларын үзләштерү зарурлыгы бала өчен аңлаешлы.
Балалар белән эшчәнлек вакытында уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Балаларның фикерләү һәм сөйләм үсешен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен, уеннар сайлауда билгеле бер эзлеклелекне сакларга кирәк. Тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, кәефен һәрвакыт истә тотарга тиеш.
Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу отышлы итә. Уеннар кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да зуррак була. Рәсемнәр, төрле уенчыклар, әкият сөйләү моңа зур булышлык итә. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый.
Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, төрле гадәтләрен күбрәк аңлый башлый.
Уеннарны башлаганда йә булмаса уенны алып баручыны сайлаганда, санамышлар кулланырга мөмкин. Санамышлар - тәрбиячегә уен вакытында рольләр билгеләү өчен дә уңайлы чара булып тора.
Уен барышында тәрбияче барлык балаларга да игътибарлы булып, аларны күзәтеп тора, кирәк чакта ярдәм итә. Шулай ук балалар тарафыннан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибар бирергә тиеш.
Кагыйдәләрне үтәү зур тәрбияви әһәмияткә ия. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда түземлелек, тәртиплелек, ихтыяр көче тәрбияли.
Уеннарның дәвамлылыгы балаларның йөрәк эшчәнлегенә артык көч китерерлек, аларны ардырырлык булырга тиеш түгел. Хәрәкәтле уеннарның уртача дәвамлыгы кечкенәләр төркемендә 5-6 минут, уртанчылар төркемендә 6-8 минут, ә зурлар төркемендә 8-10 минут.
Берюлы икедән артык уен уйнарга киңәш ителми. Шул ук вакытта бу уеннар төзелеше, хәрәкәтләрнең катлаулыгы ягыннан да төрле булырга тиешләр. Мәсәлән: беренче уен күп хәрәкәтле булса, икенче уен тынычрак уен сайлана.
Уен ул – сәламәтлек чыганагы. Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуы, иң беренче чиратта уеннарга бәйле.
Балалар 3-4 яшьтә төзелеш уеннары, кубиклар, конструкторлар белән кызыксынып уйныйлар. Болардан тыш балаларның фикерләү сәләтен үстерү максатында өстәл уеннары ( лото, домино) төрле төстәге боҗралар, пирамидалар, шарлар булдырырга кирәк. Аларның зур, ачык, матур төстә булулары мөһим.
Уен ярдәмендә тәрбияче оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Апаз балалар бакчасы тәрбиячесе Нигметзянова Лилия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев