Балалары иминлеге алар кулында икәнлеген онытмасыннар иде
Лагерьларда дәвам итәчәк
22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция үтә. Ул балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында оештырыла.
Җәйге каникуллар башланды. Көннәр матурланды. Юлларда велосипедчылар пәйда булды. Самокатларда, скутерларда, питбайкларда йөрүчеләр күбәйде. Ярый, юл хәрәкәте кыркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап кына йөрсәләр, юк, аны санга сукмаучылар да җитәрлек. Аннан җәен хәрәкәт тә арта, балалар да иреккә чыга.
– “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция барышында районда бик күп чаралар оештырылды. Ул “Казансу” паркында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Асфальтта – рәсем” район бәйгесе белән башланып китте. Тугызынчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Төп пассажир – бала” акциясн үтте. Балалар әти-әниләргә, транспорт белән идарә итүче апа-абыйларга, җәяүлеләргә кисәтү кәгазьләре өләште. Сигезенче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән дә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды, – диде ЮХИДИның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова.
Мәктәпләрдә укулар тәмамланган вакыт. Һәрберсендә әти-әниләр җыелышлары булды. Моннан файдаланып ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләргә барды, әти-әниләр белән аралашты, көн дә өйдән чыкканда балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерергә кушты. Арчаның икенче мәктәбендә шушы темага әңгәмә үткәрелде.
Моннан тыш балалар бакчалары янына юл-патруль службасы хезмәткәрләре чыкты, әти-әни, әби-бабайларның балаларын ничек йөртүләре белән кызыксынды. Кагыйдә бозучыларга беркетмә төзелде. Кызганыч, андыйлар да юк түгел. Балалары иминлеге алар кулында икәнлеген онытмасыннар иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре велосипедларда, скутер, питбайкларда йөрүчеләрне дә игътибар үзәгендә тота.
– Тиздән мәктәп яны лагерьлары эшли башлый, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшне лагерьларда дәвам итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев