erid:2VtzquqpS7d
Балалы колясканы бәрдергәннәр... сабый авыр хәлдә
Арча яңалыклары

Балалы колясканы бәрдергәннәр... сабый авыр хәлдә

Автомобиль контрольсез хәрәкәт итә башлаганда 6 айлык бала белән колясканы бәрдергән һәм коймага килеп бәрелгән.

5 октябрьдә Әлмәт районы Рус Акташы авылында авария булган. Якынча мәгълүматларга караганда, ВАЗ - 211440 машинасын йөртүче тукталыш ясаган, шул ук вакытта транспорт чарасының үзеннән-үзе хәрәкәт итүенә юл куймый торган тиешле чаралар күрмәгән.

Автомобиль контрольсез хәрәкәт итә башлаганда 6 айлык бала белән колясканы бәрдергән һәм коймага килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сабыйны тән җәрәхәтләре белән медсанчастька китергәннәр. Ул хастаханәгә реанимация бүлегенә урнаштырылган.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев