erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Баланы 1 сыйныфка ничек урнаштырырга?» 2020 елда мәктәпкә кабул итүдәге яңалыклар

Беренче сыйныфка баручылар әзерлек төркемнәренә йөрергә тиешме, алар өчен кабул итү сынаулары уздырыламы, теркәлү урыныннан читтә баланы ничек мәктәпкә бирергә? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.

1 февральдән Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар бирү башланды. Ул биш ай дәвам итәчәк. Әгәр ата-аналар яшәү урыныннан читтә баланы мәктәпкә бирергә теләсә, аларның гаризалары төп кабул итүдән соң карала. Быел кайбер яңалыклар да барлыкка килде. Алар балаларны бертуганнары укый торган мәктәпкә прописка булмаса да кабул итүгә кагылышлы. Яңа кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Прописка буенча мәктәпкә гариза кабул итү сроклары

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү оешмаларына гражданнарны кабул итү тәртибе» боерыгы буенча, мәктәпләр кабул итү кагыйдәләрен Россия законнарына таянып үзләре билгели. Бу кагыйдәләр 2020 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр билгеле бер мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче балаларны кабул итүне тәэмин итәргә тиеш. Шул рәвешле, прописка буенча балаларны кабул итү биш ай дәвам итә.

Яшәү урынына карамаган мәктәпкә гариза кабул итү сроклары

Мәктәпләрдә буш урыннар булган очракта «прописка буенча» булмаган балаларны кабул итү 1 июльдән башлана һәм 5 сентябрьдән дә соңга калмаска тиеш. Һәм бу мәктәптә буш урыннар беткәнче дәвам итә. Мәктәпләр массакүләм мәгълүмат чараларында яки сайтларында беренче сыйныфтагы буш урыннар турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.

«Үз микрорайоннарыннан читтә урнашкан мәктәпкә керергә теләгән балаларның әти-әниләре мәктәп сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барырга тиеш. Һәм буш урыннар булган очракта, 1 июльдән соң гариза бирергә була», — диделәр Татарстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Балаларны ничә яшьтән мәктәпкә алалар

«Россия Федерациясендә белем бирү» турындагы закон буенча мәктәпләргә 6,5-8 яшьлек балаларны кабул итәләр. Әгәр бала үсеш дәрәҗәсе буенча артта калган икән, психология-медицина-педагогия комиссиясе үтәргә киңәш ителә. Андагы белгечләр үсеш дәрәҗәсенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып юллама бирә.

Мондый балалар махсус җиһазландырылган мәктәпләрдә укый. Гадәти мәктәпләрдә шартлар тудырылган очракта гына адаптацияләнгән белем бирү программалары тормышка ашырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, бары тик әти-әниләр рөхсәте булган очракта гына, адаптацияләнгән программалар буенча укырга кабул ителә.

Гаризаны кайчан бирергә

Балалары беренче сыйныфка керәчәк әти-әниләр гариза белән мәктәп директорына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай ук алар электрон гариза да яза ала.

Электрон гаризаны ничек бирергә

Беренче класска кабул итү, шулай ук башка мәктәпкә күчерү турында гаризаны 1 февральдән uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталының «Мәктәпләр һәм түгәрәкләр» бүлегендә (https://uslugi.tatarstan.ru/education) бирергә була.

Моның өчен гариза бирүченең Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булырга тиеш. Әлеге сервис ярдәмендә баланы Татарстандагы мәктәпләргә бирү өчен гариза язарга була. Шулай ук гаризаның номеры буенча аның статусын да карап була. Электрон рәвештә бирелгән гариза да әти-әни яки законлы вәкилнең мәктәпкә шәхсән килеп язган гаризасы кебек үк карала. Гариза биргәннән соң, биш эш көне эчендә сайлаган мәктәпкә документларның төп нөсхәсен тапшырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәпкә кабул итү өчен нинди документлар кирәк

  • Баланың туу турындагы таныклыгының оригиналы, гариза бирүченең балага туган булуын раслый торган белешмә (законлы вәкилләр өчен опека һәм попечительләр органыннан белешмә);
  • Баланың яшәү урыны буенча теркәлүе яки беркетелгән территориядә яшәве турында белешмә. Яисә шушы белешмәләр булган документ.

Баланы мәктәпкә кабул итү турында карар күпме вакытта кабул ителә?

Гариза язганнан соң җиде көн эчендә баланы мәктәпкә алу карары кабул ителә. Мәктәп директоры күрсәтелгән срокта боерык язарга тиеш.

2020 елда нәрсәләр үзгәрде

Гаилә кодексына һәм «Россиядә белем бирү» турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә хәзер баланы теркәлү урыныннан читтә дә мәктәпкә биреп була. Шушы мәктәптә бертуганнары укыган балалар өстенлекле хокук ала. Бу бер гаиләдән булган, бергә яшәүче балаларга кагыла. Әмма буш урыннар булмаса мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.

Мәктәп тест сынаулары уздыра аламы

Россия законнары буенча, мәктәп администрациясе баланы беренче сыйныфка кабул итү өчен тест сынавы уздырырга тиеш түгел. Бары тик баланы укучы итеп теркәгәннән соң гына сөйләшү уздыра ала. Бу баланың үсеш дәрәҗәсен билгеләү һәм аңа туры килә торган программа әзерләү өчен эшләнә. Булачак укучыда билгеле бер күләмдә белем булмаса, мәктәп аны кабул итүдән баш тартырга хокуклы түгел. Шулай ук ата-аналардан акчалата взнос җыю да тыелган.

Кемнәр өчен льготалар бар

2020 елда беренче сыйныфка керәчәк түбәндә саналган кешеләрнең балаларына льготалар каралган:

  • Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре;
  • Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган полиция хезмәткәрләре;
  • Хезмәт итү сәбәпле барлыкка килгән авырулардан вафат булган Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре;
  • Хәрбиләр, шул исәптән контракт нигезендә хезмәт итүчеләр;
  • Хезмәт вазифаларын башкарганда имгәнгән һәм сәламәтлек торышы буенча эштән китәргә мәҗбүр булган элекке полицейскийлар;
  • Эштән китеп бер ел эчендә вафат булган (әгәр үлем һөнәри эшчәнлеккә бәйле авыру аркасында булса) полиция хезмәткәрләренең балалары.

Сәламәтлек мөмкинлеге чикле укучыларны беренче сыйныфка ничек алалар

Әгәр беренче сыйныфка керәсе баланың сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса, аны мәктәпкә яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен классларга кабул итү өчен Республика психология-медицина-педагогия комиссиясендә консультация узарга кирәк.

Комиссиянең адресы: Казан шәһәре, Социалистическая урамы, 5 йорт.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпләр һәм база инклюзив мәктәпләре исемлеге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Әзерлек төркемнәренә йөрергә кирәкме

Мәҗбүри түгел, бу өстәмә гомуми үсеш программасы. Әгәр лицензиясе булса, мәктәп мондый хезмәт күрсәтә ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бу программаның сыйфатын контрольдә тота алмый, чөнки аның өчен стандартлар билгеләнмәгән. Кайбер мәктәпләр бу программаны түләүле итеп, кайберләре бушка уздыра. Бәяне мәктәп администрациясе билгели. Бу хезмәтнең сыйфатын бары тик мәктәп үзе һәм әти-әниләр генә билгели ала.

Әзерлек төркеменә йөрү мәктәпкә кабул итүне гарантияли аламы

Бу мәгълүматны килешү нигезендә һәр аерым мәктәп буенча карарга кирәк. Әмма еш кына мондый шартлар булмый. Әгәр бала шушы мәктәпкә беркетелгән икән, «Белем бирү» турында закон буенча мәгариф оешмасы аны кабул итәргә тиеш.

Адресыгыз буенча мәктәпне ничек белергә

Һәрбер торак йорт аерым мәктәпкә беркетелгән. Нинди мәктәпкә каравыгызны шәһәрнең Мәгариф идарәсе сайтында белеп була. Районнарда яшәүчеләр бу мәгълүматны районның мәгариф идарәсе яки бүлеге сайтында карый ала.

Беренче сыйныфларга ничә баланы кабул итәчәкләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фаразлары буенча, 2020-2021 уку елында республика буенча беренче сыйныфларга 55 меңнән артык баланы кабул итү планлаштырыла. Чагыштыру өчен, 2019-2020 уку елында беренче сыйныфларга 51 300, шул исәптән Казан мәктәпләренә 17 300 бала кергән. Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, мәктәпкә керәчәк балалар саны арту демографиу вазгыятькә — туучылар саны артуга һәм халык миграциясенә бәйле.

Республикада ничә мәктәп бар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстанда барлыгы 1402 мәктәп эшли.

https://intertat.tatar/news/society/24-01-2020/balany-1-syynyfka-nichek-urnashtyryrga-2020-elda-m-kt-pk-kabul-it-d-ge-ya-alyklar-5718069

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X