erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланы кая ял итәргә җибәрергә?

Балаларның җәйге ял вакыты. Әти-әниләрне җәйге лагерьлар кызыксындыра. Кызганыч, безнең районда табигать кочагында махсус эшләнгән лагерь юк.

Күптән түгел Әтнә районының “Чулпан” лагерен карап кайттык. Урман эчендә бик матур урында урнашкан. Бер сменага 80 бала кабул итәләр. Нишләп безнең Арчада да шундый лагерь юк икән, дип кызыктым. 

Бүген сүзебез балаларның җәйге лагерьлары турында булыр. Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Галимова
– Районда махсус эшләнгән станционар лагерь булмаса да, ял һәм хезмәт лагерьлары оештырыла, – дип сөйләде Ләйсән Ринатовна. – 1 июньнән Арчаның 6нчы мәктәбендә “Азимут” дигән бер атналык чатыр (палатка) лагере балаларны кабул итте. Анда 20 бала ял итте. Арча педагогика көллиятендә “Без – Тукай оныклары” дигән өч сменада лагерь эшләячәк.

Бүген мәктәпләрдә ял һәм хезмәт лагерьлары балалар белән шау-гөр килеп тора. 
– Районнан читтә ял итү мөмкинлекләре бармы?
– Балаларны республиканың ял, спорт һәм патриотик лагерьларына чакырып килгән мәгълуматларны без шунда ук мәктәпләргә завучларга җибәрәбез. Менә, мәсәлән, 22 июльдән Питрәч районында яшь армиячеләрнең чатыр лагере балаларны кабул итәчәк. Анда безнең районнан 10 бала барачак. Хәзерге вакытта 1 июньнән 21 июньгә кадәр 10 бала Тукай районында “Саулык” лагеренда ял итә. Бүген спорт-патриотик рухта яшьләрне тәрбияләүче “Патриот” үзәге 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләрне ял лагерена җыя. Егетләр һәм кызлар анда бушлай ял итәчәк. Бу лагерь июльдә һәм августта 21әр көн ике смена эшләячәк. Һәр сменада 300ләп бала. Беренче смена – 19 июльдән 8 августка кадәр, икенче смена – 11 августтан 31 августка кадәр. Бу турыда мәктәпләргә хәбәр ителде. Сыйныф җитәкчеләре “Әти-әниләр” төркеменә язып элде. Бу хакта әти-әниләр белә. Лагерь Казанда “Патриот” үзәге базасында булачак. 
– Диңгез буендагы лагерьларда бушлай ял итү мөмкинлеге бармы?
– Безгә квоталар килгәне юк. Бүгенге көндә Арчаның 6нчы мәктәбеннән бер класс (6А сыйныфы, 28 бала) поезд белән Анапага диңгез буена өч атнага ял итәргә китте. “Классның дуслык серләре” дигән республика конкурсында җиңеп чыккан класска менә шундый зур бүләк булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу уңайдан без Арчаның 6нчы мәктәбе завучы Лилия Ильясовна белән дә сөйләштек. “Классның дуслык серләре” дигән республикакүләм конкурска 6А классы белән без ярты ел буе бик нык әзерләндек, – дип сөйләде Лилия Ильясовна. – Әти-әниләргә аерата рәхмәт. Бик тырыштылар. Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Сабирова да балалар белән Анапага китте. Исән-сау ял итеп кайтсыннар”. Без бу сыйныф өчен бик шатбыз. 

– Куанычлы вакыйга. Әлбәттә, диңгез буена урнашкан балалар лагерьлары күп. Әмма алар түләүле. 
– Баласын ял лагерена җибәрергә теләгән әти-әни иң элек сыйныф җитәкчесе, район мәгариф идарәсе белән элемтәгә керергә тиеш, шулаймы?
– Әйе. Без кайсы туроператорлар белән элемтәгә керергә мөмкинлекне дә әйтәбез. Әти-әниләр үзләре дә турыдан-туры лагерьлар белән элемтәгә чыга алалар. Хәзер түләүле лагерьлар күп. Кыйммәтлесе, арзанлысы бар – һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып, лагерьны сайлый. Санаторийларга да сәламәтлек буенча участок табибы аша юллама алырга була. Кыскасы, балаларга җәйге матур яллар телибез!
– Балаларга сәламәтлекләрен ныгытып, яхшы кәеф белән мәктәпләргә укырга килергә инде! Ә сезгә Ләйсән Ринатовна, мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев