erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Баланы ничек бәхетле итәргә?

Медицина психологы киңәше.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәк идарәсе үзәгендә турыдан-туры эфир булды. Республиканың балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) психология бүлеге  мөдире Лилия Горохова чыгыш ясады. Балалар һәм әти-әниләрнең имтиханнар белән бәйле борчылуларын ничек булдырмау, каникул вакытында балаларның ялын файдалы үткәрү, ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр, балаларның психик тайпылышлары Һ.б. хакында сөйләшенде.

“Без хәзер мәгълумат агымы, цифрлаштыру дөньясында һәм техник, матди  яктан муллыкта яшибез, - дип сөйләде психолог Лилия Горохова. -  Моңа кадәр кешелек дөньясы болай яшәмәгән. Бүген суыткычны ачсаң, бар да бар.  Нигездә күп гаиләдә шулай. Ә менә сәләтеңне тормышка ашыру, тормыш мәгънәсе, идеология – бүген бу мәсьәләләр шактый кискен тора. 30 ел элек  Советлар Союзында үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча идеология бар иде. Ә хәзер үз-үзеңне тормышка әзерләү буенча идеология проблемасы яши. Бүген балаларның табигать биргән сәләтен нәкъ менә файдалы эшләргә юнәлдерү  әһәмиятле бурыч булып тора”.

Баланың иптәшләре белән аралашмыйча өйдә гаджетларда утыруы психик һәм физик халәткә тискәре тәэсир итеп кенә калмыйча, тирә-юньгә, тормышка социаль яктан яраклашу буенча да үзенең начар йогынтысын ясый.  Гадәттә нинди очракта психологка мөрәҗәгать итәләр? “Безгә бигрәк тә балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәт бозылган очракта, үз-үзеңне тормышта таба алмау проблемасы, яшүсмерләрдәге кризис, әти-әниләр белән бер-берләрен аңламау буенча  мөрәҗәгать итәләр, - диде психолог. - Ел да мәктәпләрдә дәүләт имтиханннары алдыннан балаларда курку, борчылу күзәтелә. Кайвакыт әти-әниләр балаларына караганда да катырак борчыла. Дәүләт имтиханнары алдыннан ничек курку-борчуларны киметергә? Моннан 5-7 ел элек без хәтта үз-үзләренә кул салу куркынычы туган күренешләр белән очраштык. Ә хәзер мәгарифкә рәхмәт, укытучылар балаларны дәүләт имтиханнарына әзерләү, имтиханнарга тынычрак карау буенча даими эшлиләр. Әлбәттә, педагоглар үзләре дә борчыла, дулкынлана. Бу дулкынланулар балаларга күчә. Янәсе имтиханнар тормышта иң мөһиме! Әмма, минем уйлавымча, әти-әниләр һәм олылар имтиханнарның тормышта иң мөһим нәрсә түгеллеген яхшы беләләр. Дәүләт имтиханнары ул барлык балалар да үтә торган тормышның бер өлеше генә”.

Ә ничек имтиханнарга үзеңне әзерләргә соң? “Иң беренче чиратта көн тәртибе дөрес итеп куелсын, - дип киңәш итте психолог. - Баланың йокысы туйсын, дөрес туклансын, имтиханга әзерләнгәндә тәнәфесләр ясарга, дуслар белән очрашырга кирәк”.

Балалар җәйге каникулны ничек дөрес үткәрергә тиеш? “Әгәр дә әти-әни өйдә телефонда утыра икән, баланы “телефонда утырма!” дип ничек тыеп булсын?! – диде доктор. - Балаларның җәйге каникулын шулай ук алдан уйларга, планлаштырырга кирәк. Җәен бала белән нәрсә эшли аласыз, балага кызыклы булсын өчен ничек ялын оештыра аласыз? Шул турыда алдан уйлагыз”.

Без барыбыз да төрле. Бүгенге замана балалары “альфа” һәм “зет”ка бүленә. Альфа-балалар максатка ирешүчән булалар. Алар цифрлаштыруда судагы балык кебек оста “йөзәләр”. Ә “зет”ларда, психологик яктан караганда, тоемлау дәрәҗәсе түбәнрәк. Аларга башкаларны аңлау кыенрак. Альфа-балалар бик сизгер булалар, алар мин бик нык борчылам, дип әйтергә мөмкиннәр. Аларга гаджетлар гадәти нәрсә. Гаджетларга каршы көрәш бүген урынсыз. Моны педагоглар да, әти-әниләр дә истә тотсыннар иде”.

Ни өчен бүген психологлар ярдәменә  сорау зур? Психолог әти-әниләргә шундый киңәш бирә: ничек көнне үткәргәнеңне балага сөйлә, әйбәтен генә түгел, начарын да. Балада да тормыш турында күзаллау туа. Үзеңнең борчылуларыңны, аннан чыгу юлларын сөйлә. Бала да көнен ничек үткәргәнен сөйләсен. Сез ул сөйләгәнгә бәя бирмәгез, ә бәлки тыңлагыз гына”.

Психологка нинди очракта мөрәҗәгать итәргә кирәклекне дә аңлатты белгеч. Күп очракта укытучылар да, әти-әниләр дә баланың тәртибе кинәт  үзгәрүен сизеп ала. Бала тиз кызып китүчәнгә әйләнә, эченә бикләнә, яки киресенчә, тагын да активлаша, ә элек андый актив булмый ул. Ашауны да үзгәртергә мөмкин. Тормыш рәвешен дә үзгәртә. Элек ачык күңелле булса, хәзер үзенә бикләнә. Сорауларга җавапны кыска тота. Аралашу мохитын да үзгәртергә мөмкин. Күңел төшенкелегенә бирелә, хәтта мәктәпкә барасы, укыйсы килми. Фәннәрне аңлап бетерми. Усаллана. Бала үсеше артка тәгәри. Шомлана, курку барлыкка килә. Күп нәрсәгә битараф була башлый. “Бу үзгәрешләр әти-әниләрне сагайтырга тиеш, - диде психолог Лилия Горохова. - Әти-әнисе психологка барабыз дисә, бала: “Минем барысы да тәртиптә”, - диячәк. Баланы ризалата алмасалар, әти-әниләр медицина психологына үзләре генә килсеннәр. Без, белгечләр, әти-әниләр белән сөйләшеп, баланы кризистан чыгару юлын билгелибез”.

“Мин гадәттә болай дип әйтәм, бәхетсез әти-әниләргә бәхетле балалар үстерүе кыен. Әгәр дә без сезнең белән бу дөньяда үзебезне тормышка яраклаштыра алсак, сәламәт һәм бәхетле булсак, без үзебезнең үрнәк белән яхшы балалар тәрбияли алабыз, - дип сөйләде психолог. - Әмма әле бу мәсьәләне тулысынча хәл итү түгел. Иң мөһиме - баланың нәрсәгә сәләтле икәнне ачыкларга кирәк һәм шул юнәлештә сәләтне үстерергә. Минем улым кечкенә вакытта җитди авыртты, мин моңа бик борчылдым. Һәм Аллаһы Тәгаләдән баланың сәламәтләнүен сорадым. Шунда яныма бер әби килде һәм болай диде: кызым, син хәзер балаң сәламәтләнсен дип дога кыласың. Мин: “Әлбәттә”, - дидем. Шуннан әби болай диде: “Син доганы дөрес кылмыйсың, син Аллаһы Тәгаләдән балаңның әйбәт, миһербанлы, бәхетле, башкаларга бәхет бүләк итүче  кеше булып үсүен сора”.  Шуннан соң миндә күп нәрсә үзгәрде. Бала бу дөньяга нинди яхшы яклары белән туган – шуларны үстерә белсәк, әйбәт, яхшы кешеләр тәрбияли алыр идек. Алдан түгел, бала артыннан барсак, аңа ышансак, сезнең балагыз бәхетле һәм сәламәт булыр".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре